Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә урып–җыю тәмамланды

Район буенча һәр гектар җирдән уртача 34,4 центнер уңыш җыеп алынды. Ашлыкның тулай җыемы 62,3 мең тонна тәшкил итте. Аеруча "Ленин" хуҗалыгын ассызыклап үтәргә була. Биредә гомуми уңыш 40,9 центнер/гектар булды. Биредә аеруча сабан бодае (49,5 центер/гектар), арпа (47,2 центнер/гектар),солы (44 центнер/гектар) мул уңыш биреп сөендерде. Район хуҗалыклары белән чагыштырсак,"Күңгәр"дә...

Район буенча һәр гектар җирдән уртача 34,4 центнер уңыш җыеп алынды. Ашлыкның тулай җыемы 62,3 мең тонна тәшкил итте.

Аеруча "Ленин" хуҗалыгын ассызыклап үтәргә була. Биредә гомуми уңыш 40,9 центнер/гектар булды. Биредә аеруча сабан бодае (49,5 центер/гектар), арпа (47,2 центнер/гектар),солы (44 центнер/гектар) мул уңыш биреп сөендерде.

Район хуҗалыклары белән чагыштырсак,"Күңгәр"дә борчактан (26,68 центнер/гектар), арыштан (37,8 центнер/гектар), солыдан (50,7 центнер/гектар) иң күп уңыш җыеп алдылар.

"Таң" хуҗалыгында арпаның һәр гектарыннан 52,1 центнер уңыш алдылар.

Тулай җыемга килсәк, югарыда телгә алган "Ленин"нан тыш, "Тукай", "Таң", "Шахтер" хуҗалыклары куандырды.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 17 сентябрь мәгълүматларына караганда, республикада уракны Саба, Чистай, Аксубай һәм Зәй хуҗалыклары төгәлләргә тора.

Республика буенча уртача уңыш әлегә бер гектардан 34,2 центнер тәшкил итә. Министрлык билгеләгәнчә, соңгы көннәрдә урып-җыю темпы бераз сүлпәнәйде. Татарстан буенча тиешле мәйданнгарга карата әле 9 процентта урып-җыярга кирәк. Аерым районнарда әле тиешленең биштән бер өлешендә урак уздырырга кирәк.

Шөкер, Әтнәдә тәмам, хәзер бар көчне зәб сукасын уңышлы башкарып чыгуга юнәлтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев