Әтнәдән Рәшидә әбекәйгә 90 яшь тулды
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Рәшидә Дәүләт кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Рәшидә әбигә 90 яшь тулды. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә...
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Рәшидә Дәүләт кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Рәшидә әбигә 90 яшь тулды.
90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшь яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
Рәшидә әби бүгенге көндә кызы Рәйхана белән гомер кичерә. Әбекәй үзе урын өстендә булса да, йөзе ачык, күңеле күтәренке.
Олы Әтнәдә туып үскән ул. Ун сыйныф белем алган. Пешекче булырга хыялланган. Әмма бу һөнәргә укып бетерә алмаган. "Үрнәк" колхозында хисапчы булып эшләгән.
Ул заманның бар авырлыгын үз җилкәсендә татый Рәшидә исемле кыз. Шул чаклар хәтеренә шулкадәр уелып калган -"Әле дә төшләргә кереп йөдәтә", - ди үзе. Сугыштан соң язмышын авылдашы Мөхәмәтҗан белән бәйли. Мөхәмәтҗан Сабирҗанов 1942 елда сугышка алынып, хәрби училищеда белем ала, офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. 1947 елда чираттагы ялына туган якларына кайткан җирдән күреп ала ул Рәшидәне. Озак очрашып йөрмиләр. Шунысы да игътибарга лаек, бүген Рәшидә апа гомер кичергән Мөхәммәтҗан абыйның төп нигезеннән сугышка дүрт бертуган егет чыгып китә. Кире кайтырга бары Мөхәммәтҗан абыйга гына насыйп була.
Рәшидә белән Мөхәммәтҗан биш бала тәрбияләп үстерәләр. Мөхәммәтҗан абый мәктәптә укытучы булып, соңрак район хәрби коммисариатында хезмәт куя. Рәшидә апа Промкомбинатта чүәк чигә. Балалар бер- бер артлы үсеп буй җитә. Мөхәммәтҗан абый 1990 елда вафат була. Рәшидә әбине бала хәсрәте дә читләп узмаган - дүрт кызга бер генә булган газиз улын югалту ярасы күңелен әрнетә.
Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик кәнагәть әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге - Рәйханасы янында. Калган кызлары да бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул. Рәшидә әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып,сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев