27 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең Олы Мәңгәрендә- янгын
Бу минутларда районыбызның Олы Мәңгәр авылының Ленин урамында янгын сүндерүчеләр, "Мәңгәр" хуҗалыгының тракторлары янгын булган урында эшлиләр. 20 сәгатьтә шәхси хуҗалык бакчасында башланган янгын төгәлләнеп килә. Аллага шөкер, кешеләр, йорт-җирләр бөтен, бар да исән-сау. Бары 8 рулон салам янган, һәрхәлдә әле шундый мәгълүмат. Соңрак янгын сүндерүчеләр җавабын җиткерербез. Хөрмәтле райондашлар!...
-
Миома һәм кистадан кедр чикләвеге төнәтмәсе - "Әтнә таңы"
Хатын-кыз авырулары, төгәлрәге, күкәйлектәге миома һәм кистадан кедр чикләвеге төнәтмәсе булыша. Бер стакан кедр чикләвеге өстенә (кабыгы белән бергә) 0,5 литр аракы яки су белән кушылган спирт салабыз. Ике атна караңгы урында тотабыз, вакыт-вакыт болгатып алабыз. Көненә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы эчәбез. 40 мл суга...
-
Әтнә Раиле кабат беренче
15-26 сентябрь көннәрне шахмат буенча Татарстан чемпионаты узды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында барган шәхси беренчелектә иң көчле шахматчыларны ачыкладылар. Беренчелектә безнең районнан 3 шахматчы катнашты. Раил Шакиров, Марс Мингатин һәм Фирдинат Бәйрәмовның чыгышларын яхшы дип бәяләргә нигез бар. Чөнки, алдагы еллардан аермалы буларак, республика беренчелегендә чыгыш ясаучылар составы быел бик...
-
Йөрәгегезне югалтсагыз– Әтнә кызында!
Шаяру шаяру белән, нәкъ менә Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Эльвира Хәкимова йөрәк "тапкан". Табигать могҗизасы- әллә ниләр бар. Йөрәкне үз күзегез белән күрдегез инде, кирәк булса мөрәҗәгать итегез... Гашыйклар көне хәзер килеп җитә ул...
-
Әтнә әбисе Суслонгерга барып кайтты
Арча-Әтнә хәрби комиссариатының Суслонгерга баруын, кабат-кабат барып каберлекләрне карап, чәчәкләр утыртып торуларын байтак яздым. Әле бер ай элек кенә хәрби комиссарыбыз Алмаз Әгъзәм улы Борһанов Суслонгердагы каберлекне карап кайткан иде... Без барганнан соң Суслонгерга барырга теләк белдерүчеләр дә, юлын сораучылар да күп булды. Болай гына сорыйлардыр, якын ара түгел, җиңел...
-
Әтнәдән Рәшидә әбекәйгә 90 яшь тулды
Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Рәшидә Дәүләт кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Рәшидә әбигә 90 яшь тулды. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә...
-
Әтнәләр тиешле пособиеләр турында беләсезме
Печать На сайте правовой информации Республики Татарстан опубликовано постановление, подписанное премьер-министром РТ Ильдаром Халиковым, о ежемесячных денежных и иных выплатах на 2017 год. * Ветераны труда, чей среднемесячный доход не превышает 20 тысяч рублей, а также пенсионеры, награжденные госнаградами Татарстана, могут рассчитывать на 448 рублей ежемесячных выплат; * Труженикам тыла...
-
Әтнә тәрбиячеләре үз эшләрен белә
Районыбызда 12 балалар бакчасы , шулар янәшәсендә Кышлауда бер мәктәп-бакча бар. Бу балалар бакчаларында -12 мөдир, 1 директор, 43 педагог-тәрбияче эшли. Моннан тыш сабыйларга 59 персонал хезмәт күрсәтә. Районыбызның кайсы бакчасына барып керсәң дә, иң беренче чиратта, чисталык, чәчкәләр, гөлләр, уен мәйданчыклары күзгә ташлана. Шундый шартларда тәрбияләнгән балаларның да йөзләре...
-
Әтнә футбол сөючеләре дә канәгать түгел
Казан "Рубин"ы "Томь"ны 2:1 исәбе белән отып, Россия чемпионатында 10нчы урынга күтәрелде. Дөресен әйтергә кирәк, шактый зур чыгымнар белән яхшы уенчылардан тупланган команданың уртача, хәтта уртачадан түбән уен күрсәтүе җанатарларны, бу очракта әтнәләрне күз алдында тотабыз, һич тә шатландырмый. Моны әлегә уенчыларның бер-берсен тиешенчә аңлап бетермәве белән аңлаталар үзе. 7...
-
Әтнәләр дә мал-туарны урамга чыгаралар
Татарстанда юлдагы дуңгызга бәрелеп "Лада" йөртүче һәлак булган. Бу очракта автомобиль йөртүче куркынычсыз тизлектә бармаган дип саналса да, авто йөртүче буларак әйтә алам, дуңгыз хуҗасы хайванны үзе чыгарып җибәргән булса, гаепле дип саныйм. Качып чыгып чапкан булса, хуьаны гаепләп булмый әлбәттә. Ни өчен язабыз соң бу хакта? Эш шунда, безнең...
-
Әтнәләр, кәбестә тозлагыз
Борычлы, кишерле кәбестә 10 кг кәбестә, 1 кг баллы борыч, 3 кг помидор, 500 грамм кишер, 300 грамм тоз алына. Барлык яшелчәләрне (помидордан калганнарын) юып, ваклап турап, тоз салып болгатыгыз. Кечерәк, юылган, кызарып бетмәгән ныграк помидорларны урталай бүлеп, кәбестә белән аралаштырып тутырыгыз да бастырып, суыкка чыгарыгыз. Чөгендер суында тозланган кәбестә...