Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Раиле кабат беренче

15-26 сентябрь көннәрне шахмат буенча Татарстан чемпионаты узды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында барган шәхси беренчелектә иң көчле шахматчыларны ачыкладылар. Беренчелектә безнең районнан 3 шахматчы катнашты. Раил Шакиров, Марс Мингатин һәм Фирдинат Бәйрәмовның чыгышларын яхшы дип бәяләргә нигез бар. Чөнки, алдагы еллардан аермалы буларак, республика беренчелегендә чыгыш ясаучылар составы быел бик...

15-26 сентябрь көннәрне шахмат буенча Татарстан чемпионаты узды.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында барган шәхси беренчелектә иң көчле шахматчыларны ачыкладылар. Беренчелектә безнең районнан 3 шахматчы катнашты. Раил Шакиров, Марс Мингатин һәм Фирдинат Бәйрәмовның чыгышларын яхшы дип бәяләргә нигез бар. Чөнки, алдагы еллардан аермалы буларак, республика беренчелегендә чыгыш ясаучылар составы быел бик көчле иде. Күз алдына китерегез, гомуми рейтингта безнекеләрдән иң зуры саналган Раил Шакировныкы 26нчы баскычта гына урнашты.

9 турдан торган бәйгедә һәр партиягә 1,5 сәгать, моннан тыш һәр йөрешкә 30ар секунд вакыт бирәләр. 5 балл туплап Раил Шакиров авыл районнары арасында беренче урын яулый. Кискен көрәштә Марс Мингатин - 4, Фирдинат Бәйрәмов 3,5 балла җыялар. Монда Татарстан чемпионы, шулай ук шәһәрләр һәм авыл районнары арасында беренче урын алучыларны билгелиләр.

Бәхәссез, яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен әледән-әле шахмат буенча төрле турнирларда катнашу кирәк. 2 октябрь - якшәмбе көнне тиз йөрешле шахмат буенча турнир үткәрергә исәплиләр. Аңлашылганча, максатлары - 17-20 октябрь көннәрне узачак Татарстанның командалар чемпионатына ныклап әзерләнү. Бу юлы 8 шахматчыдан торган команда катнашачак. Хәер, бу хакта "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Шахматы в Атнинском районе" сайтыннан укый аласыз.

ФОТОлар "Все о шахматах в РТ" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев