Әтнә әбисе Суслонгерга барып кайтты
Арча-Әтнә хәрби комиссариатының Суслонгерга баруын, кабат-кабат барып каберлекләрне карап, чәчәкләр утыртып торуларын байтак яздым. Әле бер ай элек кенә хәрби комиссарыбыз Алмаз Әгъзәм улы Борһанов Суслонгердагы каберлекне карап кайткан иде... Без барганнан соң Суслонгерга барырга теләк белдерүчеләр дә, юлын сораучылар да күп булды. Болай гына сорыйлардыр, якын ара түгел, җиңел...
Арча-Әтнә хәрби комиссариатының Суслонгерга баруын, кабат-кабат барып каберлекләрне карап, чәчәкләр утыртып торуларын байтак яздым. Әле бер ай элек кенә хәрби комиссарыбыз Алмаз Әгъзәм улы Борһанов Суслонгердагы каберлекне карап кайткан иде...
Без барганнан соң Суслонгерга барырга теләк белдерүчеләр дә, юлын сораучылар да күп булды. Болай гына сорыйлардыр, якын ара түгел, җиңел дә түгел... Шулайрак уйлап куйган идем ул чакта.
Менә бүген газета укучыбыз Зәкия апа Сабирҗанова белән сөйләшеп алдык.
"Без якшәмбе көнне Суслонгерга барып кайттык, әниебез Надияне дә алып бардык, безнең ике бабай да шунда булганнар, аннан аларны сугышка алганнар, бабайларның хатларын да укый алучы таба алмадым. Әбиләр җәяү алар янына барып йөргәннәр, әниебезнең дә, безнең дә исән чагыбызда ул җирләрне барып күрәсебез килә иде. Аллага шөкер, бардык, күрдек, әниебез әрвахларга догалар укыды. Каберләр бик чиста иде, чәчәкләр дә бар әле. Бик тәэсирләнеп кайттык. Әниебезнең бер сезне күреп сөйләшәсе килә...", - диде Зәкия ханым. Сөйләшербез билгеле, анысын да соңрак язармын. Зәкия апаның бу хәбәре дә күңелне кузгатты әле.
Сүрия МИНГАТИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев