Әтнә тәрбиячеләре үз эшләрен белә
Районыбызда 12 балалар бакчасы , шулар янәшәсендә Кышлауда бер мәктәп-бакча бар. Бу балалар бакчаларында -12 мөдир, 1 директор, 43 педагог-тәрбияче эшли. Моннан тыш сабыйларга 59 персонал хезмәт күрсәтә. Районыбызның кайсы бакчасына барып керсәң дә, иң беренче чиратта, чисталык, чәчкәләр, гөлләр, уен мәйданчыклары күзгә ташлана. Шундый шартларда тәрбияләнгән балаларның да йөзләре...
Районыбызда 12 балалар бакчасы , шулар янәшәсендә Кышлауда бер мәктәп-бакча бар.
Бу балалар бакчаларында -12 мөдир, 1 директор, 43 педагог-тәрбияче эшли. Моннан тыш сабыйларга 59 персонал хезмәт күрсәтә.
Районыбызның кайсы бакчасына барып керсәң дә, иң беренче чиратта, чисталык, чәчкәләр, гөлләр, уен мәйданчыклары күзгә ташлана. Шундый шартларда тәрбияләнгән балаларның да йөзләре көләч, бакча бүлмәләре балаларның шат тавышларыннан гөрләп тора.
Ата-аналар да тәрбиячеләребезнең хезмәтеннән канәгать. Ә алар хезмәте җиңел түгел...
Бүген, 27 cентябрьдә - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Һәм без барлык әти-әниләр исеменнән тәрбиячеләрне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Хезмәтегез җиңел түгел, арый да торгансыздыр, тик сез бик җаваплы хезмәт башкарасыз. Бала күңеленә иң беренчеләрдән булып сез эз саласыз. Сез биргән тәрбия гомергә истә кала. Сабыйларны яратмаган бу эшне башкара алмый. Киләчәктә дә балаларга булган мәхәббәтегез суынмасын, үзегез авырмыйча сәламәт булып, яңадан-яңа уңышларга ирешеп, куанып эшләгез. Әти-әниләрнең хөрмәтен аклап, аларның киңәшчеләре булып, үзегез дә гаилә тигезлеге белән, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев