Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якыннарыбызга бүләк ясыйк!

Чишмәле Сап авылыннан Раушан Миллиҗанов "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» акциясе беренче ел гына уздырылмый. Анда теләгән һәркем катнаша һәм бүләккә язылу терки ала. Алдагы яртыеллыкта газета-журналларга язылу чорында әлеге акциядә райоыныбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Кышлау авылы эшмәкәре Алмаз Шакиров катнашканнар иде. Акция кысаларында...

Чишмәле Сап авылыннан Раушан Миллиҗанов "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» акциясе беренче ел гына уздырылмый.
Анда теләгән һәркем катнаша һәм бүләккә язылу терки ала. Алдагы яртыеллыкта газета-журналларга язылу чорында әлеге акциядә райоыныбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Кышлау авылы эшмәкәре Алмаз Шакиров катнашканнар иде. Акция кысаларында республикабызның бик күп күренекле кешеләре якыннарына, картлар һәм балалар йортларына, өлкәннәргә подписка бүләк иттеләр. Бу юлы Чишмәле Сап авылы эшмәкәре Раушан Миллиҗанов шушы ук авылда гомер кичерүче Ләбибә апа Гильфановага "Әтнә таңы" газетасын бүләк итте. Ләбибә апа Гильфанова исә Раушанга чиксез рәхмәтләрен җиткереп:
- "Әтнә таңы" газетасын кунак килгән кебек көтеп алам. Район хәлләре белән танышып барам. Мин үзем Әйшияз авылыннан. Авылдашларым, чордашларым тормышы белән районыбыз газетасы "Әтнә таңы" аша танышам. Газета яшәсен, бервакытта да бетмәсен иде, ул булмаса без нишләрбез, - диде.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры тәмамлануга да санаулы көннәр калды. Шуңа да вакытны озакка сузмый, якыннарыбызга, туганнарыбызга, өлкәннәребезгә «Язылу бүләк ит!» акциясенә кушылып, бүләк ясыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев