Хезмәте нинди булмасын, үз өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бик күп.
Мәкаләм герое – әнә шундыйларның берсе.
Альбина Хәкимова – Дусым авылы клубы мөдире булып эшли. Бу хакта сөйләшү башлангач ук, көлеп:
– Тумышым белән Бәхтиярдан мин, Күәмгә тормышка чыктым, ә эшләвем Дусым авылында, – дип көлдереп тә алды.
Тормыш юлы
Хәер, көлке түгел, дөрестән дә шулай. Районыбызның Бәхтияр авылында туып-үскән кызны тормыш юллары, әнә шулай, югарыда искә алган авылларның сукмакларын таптап йөрергә мәҗбүр итә.
Аның белән әңгәмәбез очраклы гына түгел – элегрәк мәдәният бүлеге мөдиреннән хезмәтендә дан казанганнарны санавын үтенгән идек. Алия Абдуллина башка берничә хезмәттәше белән бергә Альбина Хәкимова исемен дә атады.
Аны эзләп Дусым авылы клубына килдек. Клуб каршындагы мәйданчыкта безне таганда атынучы балалар каршы алды. Берничә ел элек Күәм авыл җирлеге ярдәме белән эшләнде ул. Ә клуб үзе күп еллар элек үк районыбыз һәм авылдашлары, мәрхүм Наил абый Сабиров ярдәме белән яңартылып, яңа сулыш алды. Соңгысы – авылы өчен җан атып йөргән, һәр өлкәгә үз өлешен кертеп, авылның һәр почмагында үз эзен калдырган шәхес. Клубка кергәч тә аның рухы белән очрашкандай булдык.
Альбинага әйләнеп кайтыйк. Әти-әнисен сөендереп, 1993 елның март аенда дөньяга килә ул. Бәхтияр башлангыч мәктәбендә, соңрак Олы Мәңгәр мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлаганнан соң, Казанда чәчтарашлыкка укып, өйрәнеп кайта. Әмма тормыш бихисап көтелмәгән борылышларга ия бит ул – 19 яшьлек Альбина да Күәм авылында яшәүче Алмаз исемле тиң ярын очрата. Нәтиҗәдә язмыш сынавын кабул итеп, тормышының чираттагы этабын шул авылда дәвам итә.
7 ел дәвамында декрет ялында була. Бу очракта “Абау, озак” дип түгел, “Күз тимәсен” дип, сокланып карагыз. 3 бала тәрбияли ул бүгенге көндә. Бу чорда читтән торып Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлыкка укып чыга. Моннан соң социаль яклау бүлегенә эшкә урнаша. Монысының сәбәбе бик хикмәтле:
– Әбиләрне бик хөрмәт итәм, алар белән бик тиз уртак тел табам. Аларны бик яратып эшләдем, – ди үзе.
Зур хыял
Аның тормышында зур хыял яши. Әле Казаннан кайткач та шул хыялыннан ваз кичми. Казандагы театр училищесына укырга керергә тели ул. Өлешчә бу теләге тормышка аша дияргә дә була.
Өченче баласын тапкач, үз алдына “Кайда эшләргә соң?” дигән сорау куя. Бу чорда мәдәният өлкәсенә тартылуын, мәдәният дөньясында яшисе килүен тагын да ачыграк тоя башлый.
Татар халкында: “Бирәм дисә колына, чыгарып куя юлына” дигән әйтем яши бит. Хак сүзләр бу. Раббыбыз Альбинаның да теләкләрен кабул итә. Аңа “Дусым авылы клубына мөдир кирәк” дигән хәбәр килеп ирешә. Баласына әле 1 яшь кенә булса да, клубта эшләргә карар кыла ул. Әле бит үзең теләп кенә булмый, җитәкчелекнең кабул итүе кирәк. Җитәкче исә үз хәер-фатихасын биреп: “Әйдә, эшләп кара”, – дип эшкә кабул итә. Шул көннән алып инде менә 5 елга якын Дусым авылы клубын җитәкли.
– Миңа монда рәхәт. Үземне үз дөньямда, үз тәлинкәмдә итеп хис итәм, – дип елмая.
Әйтүенчә, вакытның үткәнен дә сизми. Чөнки монда аның өчен авыл халкы белән аралашу ук күңелле. Шунысы кызык, Дусым халкын, хәтта, авылдашлар дип атый ул.
Сер түгел, клуб мөдире эш буенча район үзәгенә дә баргалый. Моның буенча да аның үз философиясе:
– Бу да минем өчен бер күңеллелек кенә. Чөнки хезмәттәшләрем һәр башлангычыма ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Аларны күреп, аралашу күңелләрне үк күтәрә. Эш дәрте, өстәмә энергия алам. Гомумән, андый очрашулардан соң эшләргә үк рәхәт була, – дигән фикердә.
Кабат гаиләсенә әйләнеп кайтыйк. Өч улы бар дип язган идем, билгеле булсын, үзе бер кыз бала да теләгән. Әмма улларын өзелеп ярата, “Ярый әле, алар бар”, – ди. Аерым алсак, олы улы Әсхәт 13 яшьтә, уртанчысы Риназга 10 яшь, кечесе Сәйдәш әле 5 яшен генә тутырган. Өлкәннәре Күәм мәктәбендә укыйлар, кечесе әле авыл балалар бакчасына йөри.
Эше буенча төп ярдәмчесе – җәмәгате Алмаз. Клубта туган һәр проблеманы ире белән бергә чишәләр. Хәер, алай дию генә дөрес тә булмас. Әнә бит үзе:
– Һәрвакытта да Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин ярдәм кулы суза, – дип шатлана.
Иренең эретеп ябыштыру өлкәсендә генә түгел, һәр эштә дә осталыгын ассызыклау да артык булмас. Өстәвенә, Дусым клубына эшкә бергә йөриләр. Бу очракта әйтергә кирәк, машинада булса да, хатын-кыз өчен юл йөреп эшләү бик җиңел түгел инде ул. Альбина сер бирми:
– Ирем янәшәдә булгач, миңа бик уңайлы. Ул минем ышанычлы терәк. Аннан соң, быел гына Әтнә техникумында укый башлаган бер кыз да Дусым клубына йөри – ул да мәдәният өлкәсен бик якын итә, хәзер якын сердәшчемә үк әйләнде, – ди.
Клубка йөрүчеләр күп

Хәзер күп авылларда клублар яңарды. Заманында беренчеләрдән булып яңарган Дусым авылы клубы да заманчалаштыруны сорый. Ни өчен дигәндә, Альбина, куаныпмы, бәлки Дусым клубының башкалар фонында гел артта калуын билгеләргә теләпме:
– Авыл клубы Дусымдагы кебек буладыр инде ул. Чыннан да, чып-чын авыл клубы бу, – дип куйды.
Үзенчәлекле фикерләре күп аның. Мәсәлән, клуб мөдире, беренче чиратта авыл халкы белән һәрдаим элемтәдә булырга тиеш дип саный. “Авылда яшәүченең мәдәни осталыгын ача белү кирәк”, – ди.
Бу яктан карасак, биредә эш яхшы оештырылган. Шөкер, клубка йөрүчеләр күп икән.
– Клубны аеруча яшь буын үз итә, – ди.
Чөнки аларны җәлеп итәрлек чаралар еш уздырыла. Ә менә төрле концертлар оештырганда, өлкән буын ярдәм итә ди. Үзешчәннәр, күбрәк балалар, шулай ук “Дуслык күпере” нигезендә узучы хезмәттәшләре тарафыннан концертлар еш уза. Элегрәк монда Халык театры да эшләде. Хәзер районыбызның һәр авыл җирлегендә театр коллективлары бар. Шуларның берсе – “Мизгел” – Күәм мәдәният йортында эшли һәм Альбина Хәкимова да бу коллективның аерылгысыз артисты. Клубтагы рәсем һәм җыр түгәрәгенә йөрүчеләр дә шактый икән. Ә декоратив иллюстрацияләр иҗат итүләре, гомумән, мактауга лаек. Баштарак монда махсус хәрби операция зонасына дип хәрби челтәрләр дә үргәннәр.
Инде бирегә йөреп яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балалар да бар икән. Кайберсе клубтагы түгәрәк дәрәҗәсен узып, сәнгать мәктәбенә йөри башлаган. Төрле конкурсларда, “Созвездие-Йолдызлык”та катнашучылар да бар.
Клубта китаплар да күп. Аларның күбесен Наил Сабиров бүләк иткән.

Шөкер, аларны алып торучылар да, бирегә килеп укучылар да шактый.
Клубның аерым горурлыгы – Радик Фәизов музее. Шунда ук Наил Сабиров почмагы да бар. Музейга килүчеләр дә күп икән. Шөкер, мәрхүм авылдашларын онытмыйлар, эзне суытмыйлар дусымлылар.
Сөйләшә торгач тагын бер кызык фикер яңгырады. Дөресрәге, Альбинага бераз провокацион сорау белән мөрәҗәгать иттем. “Әгәр мөмкинлек туса, Күәм мәдәният йортына күчер идегезме?” – дип кызыксындым.
– Юк. Район үзәгендәге мәдәният бүлегенә дә, Күәм мәдәният йортына да күчәргә теләмим. Миңа монда рәхәт, – дип янә гаҗәпләндерде ул.
Клубның эш сәгате үзенчәлекле, әлбәттә. Иртән 13.00-16.00 һәм 19.00-22.00 сәгатьләрдә эшли. Альбина монысының да уңай якларын гына күрә. Кыскасы, гел оптимистик рухта ул. Тормыш девизы да үзенчәлекле аның:
– Эштә проблема тумаса, бәхәссез, шатланып эшлим, әмма эшләгәмне кабул итмәсәләр, кирегә алмасалар гаять зур шатлык, – дип кояштай балкый.
Нет комментариев