Россия буенча сайлаучыларның даими активлыгы 30 процентка якынлашкан
Хәбәрләр

Россия буенча сайлаучыларның даими активлыгы 30 процентка якынлашкан

Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

Кичә Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда ил буенча ачылган барлык сайлау участоклары ябылуга – Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә сайлаучыларның активлыгы 29,45 процент тәшкил иткән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

Татарстанда тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның активлыгы бераз югарырак булып чыкты – 36,8 процент. Бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

  • Кичә Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

    Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.

Татар информ 


Нет комментариев