Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

2024 елда кайсы айларда отпуск алу отышлырак икәне билгеле

Июль, август һәм октябрь 2024 елда ял итү өчен иң отышлы айлар булачак.

Әмма отпусканы алдан планлаштырырга кирәк, дип сөйләде РИА Новостига Travel МТС сервисының коммуникацияләр буенча директоры Сергей Становкин.

«Биш көнлек графиклы эштә эшләүче хезмәткәрләргә иң күп эш көннәре булган айларда отпуск алу отышлырак. 2024 елда июль, август һәм октябрь шундый айлар булачак», – диде Становкин.

Гыйнвар яки майда каникуллар һәм дәүләт бәйрәмнәре аркасында эш көне уртача «кыйммәтрәк» һәм бу айларда отпуска алу отышлы булмаячак, диде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев