Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ангинадан ничек котылырга?

Ангинадан коткара торган 4 ысул.

Ангинадан ничек котылырга?

— Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы серкә (эссенциясен түгел!) өстиләр. Көненә 5–6 тапкыр тамакны чайкыйлар, бер йөтым эчеп җибәрү дә зыянсыз.

— Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

— Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап 5–6 сәгать тотарга (24 сәгать тотарга да ярый). Шуннан соң сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

— Тамакны һәм авызны бал болгаткан су белән чайкау. Тамак бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев