Антибиотиклар белән дәваланасызмы?
Табиб бу чорда туклану буенча киңәшләрен бирә.
Эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова антибиотиклар белән дәваланырга мәҗбүр булган кешеләргә туклану буенча файдалы киңәшләрен бирә. Табиб белдерүенчә, барыннан да элек, көн саен кимендә бер литр су эчәргә кирәк, чөнки ул иң яхшы детоксикант санала.
Шулай ук, антибиотиклар белән дәвалану вакытында бавырга авырлык китерә торган ризыклардан баш тартырга кирәк.
Болар — майлы, кыздырылган, маринадланган, тозлы һәм ысланган ризыклар, казылык, майонез һәм төрле соуслар, шулай ук, җиләк-җимеш сутлары.
Моннан тыш, табиб бу чорда сарымсак һәм суган куллануны да чикләргә киңәш итә.
Организмга эчәклектә файдалы һәм зарарлы микроорганизмнар балансын саклый һәм тергезә торган әче сөт ризыклары ярдәм итә ала. Шулай ук көндә яшелчә ашарга, ул 400 граммнан да ким булмаска (ә 600 грамм тагы да яхшырак) тиеш. Табиб яшелчәләрне яхшылап чәйнәргә киңәш итә.
Антибиотик кулланганда кызыл уылдык, төрле балыклар (минтай, ставрида, скумбрия, судак, чуртан һәм горбуша), кальмар, йомырка, соя, шулай ук чикләвекләр: миндаль, фисташка, арахис, грек чикләвеге, фундук, кунжут ашау файдалы, чөнки аларда метионин бар.
Андый вакытта организмга майсыз эремчек, сырлар, күркә һәм тавык ите ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев