Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Аш серкәсе чистарта, тапны һәм исне бетерә

Чәйнек, су савыты, вазадагы юшкынны да бик яхшы бетерә.

Блогер Наталья Гыйләҗева, аш серкәсен ризык пешергәндә генә түгел, ә көнкүрештә дә бик яратып кулланам, ди.

Ике атнага бер тапкыр җылымса суга 6–7% аш серкәсе салып, суыткычны сөртеп торсаң, анда бернинди тәмсез ис тә булмаячак.

Спорт киемнәрен юганда да аш серкәсе төп ярдәмче. Кер машинасына 9 процентлы 100 мл аш серкәсе салсагыз, ике куянның койрыгын бергә тотасыз дигән сүз. Бердән, киемдәге тәмсез исне бетерә, икенчедән, кер юу машинасына дезинфекция ясыйсыз дигән сүз.

Ул киемдәге тир һәм дезодорант эзен бик яхшы бетерә. Таплы урынга салып бераз тотсагыз, тапның эзе дә калмаячак. Ефәк тукымалар искәрмә булып тора.

Чәйнек, су савыты, вазадагы юшкынны да бик яхшы бетерә.

Ирригатор белән кран авызы тишегендәге юшкынга сиптереп тотсагыз, бераздан юшкынны бик яхшы юып төшерәчәк.

Шулай ук киемгә ябышкан сагызны да серкә ярдәмендә бетерергә була.

Аш серкәсенең исе начар дип борын җыермагыз, аның исе бик тиз очып бетә. Ә кулланганда кулыгызга перчатка кияргә онытмагыз!

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев