Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Атнага бер булса да ашарга кирәк

Атнага бер булса да ашарга киңәш ителә торган продуктлар (ЗОЖ сайты мәгълүматлары нигезендә) түбәндәгеләр.

Майсыз ит һәм балык. Хайван аксымының иң яхшы чыганаклары булып, сыер ите, тавык, күркә һәм диңгез балыгы санала.

Кузаклылар. Нут, фасоль һәм ясмык — файдалы үсемлек аксымы һәм тимер чыганагы.

Банан. Аларда калий күп, ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә булышлык итә.

Йомырка. Ул — файдалы аксым һәм майлар чыганагы.

Сарымсак. Ул ялкынсынуга каршы һәм антибактериаль чара буларак хезмәт итә.

Яшел үсемлекләр. Яфраклы тәмләткечләр — күптөрле витаминнар чыганагы.

Авокадо. Бу җимеш составында файдалы майлар һәм фолий кислотасы бар.

Чикләвекләр. Әстерхан, миндаль һәм башка төр чикләвекләр витаминнар, минераллар һәм файдалы майларга бай.

Гөлия Мөгаллимова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев