Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Баланның файдасы зур

Балан тынычландыру үзлегенә ия.

Баланда С витамины лимоннан 1,5 тапкыр күбрәк. Анда аскорбин кислотасын үзләштерергә ярдәм итүче Р витамины да бар. Шуңа салкын тигәндә баланның файдасы зур. Грипп эпидемиясе, салкын тидерү куркынычы булганда балан белән дәваланырга була.

 Балан — табигый антисептик. Тамак авыртканда балан согы яки төнәтмәсе белән чайкарга мөмкин.

К витаминына бай булу сәбәпле, йөрәк һәм кан тамырларын чистарта, кан басымын төшерә. Гипертониядән интегүчеләр балан белән дуслашсын.

Игътибар итсәгез, баланның орлыклары да йөрәк формасында, табигать үзе аның сихәтен сиздерә.

  • Балан тынычландыру үзлегенә ия. Йокларга ятар алдыннан 1 стакан балан морсы эчсәгез, уянмыйча йокларсыз.
  •  Баланда А витамины күп, ул күз күремен яхшырта. Әмма бета-каротин үзләштерелсен өчен май кирәк. Балан артыннан бер кашык каймак кабып куярга онытмагыз.
  • Балан эч китүне дә туктата. Агулану, энтерит, колиттан ярдәм итә.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев