Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Баш авыртуны басучы 6 ризык

Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала.

Баш авыртуны басучы 6 ризык:

— Баш күп очракта организмга су җитмәү аркасында авырта. Шуңа күрә көн дәвамында чиста су эчүне гадәткә кертегез.

— Магний кан тамырларын йомшарта, шул рәвешле баш авыртуны да кисәтә. Шуңа күрә составында магний күп булган (көнбагыш, кабак төше, диңгез кәбестәсе, авокадо һ.б.) ризыкларга өстенлек бирегез.

— Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала. Баш авырту кан басымының үзгәрүенә бәйле булса бигрәк тә.

— Имбир ялкынсынуга каршы һәм анитигистамин үзлекләре ярдәмендә баш авыртуны баса ала. Аны кушып чәй пешерергә, маринадланган имбир ашап куярга була.

— Икенче икмәк — бәрәңгедә калий күп. Ул, үз чиратында, шулай ук баш авыртуны баса. Бер үк вакытта бәрәңге организмны сусызланудан да саклый.

— Майлы балык та файдалы. Ашау белән ашау арасында тәнәфес зур булса, кайбер кешеләрнең башы авырта башлый. Майлы балыктагы файдалы кислоталар исә мондый «ачлык авыртулары»н булдырмый.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев