Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә киңәшләр
Балагыз яңа уку елына әзерме?
Һәр гаилә тормышында шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч мизгел килеп җитә: әле кичә генә уйнап йөргән сабый тәүге тапкыр беренче сыйныфка укырга бара. Һәм, әлбәттә, күп кенә сораулар да килеп баса: баланы ничек һәм кайчан мәктәпкә әзерли башларга? Кайсы мәктәпне сайларга?
Балалар үсеше өчен бердәм рецепт юк һәм булырга да мөмкин түгел. Берсе белән күбрәк сөйләшергә, икенчесен күбрәк тыңларга, өченчесе белән йөгерергә һәм сикерергә, ә дүртенчесе белән "минутлар буенча" утырырга һәм игътибар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Шунысы аңлашыла: баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк! Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә ярдәм өчен педагог-психолог киңәшләрен бирәбез.
1. Баланың мәктәп укучысы булу теләген хуплагыз, аны тыңларга һәм аңларга өйрәнегез.
2. Бала белән ул мәктәптә танышачак кагыйдәләр һәм таләпләр турында сөйләшегез. Аларның кирәклеген һәм максатчанлыгын аңлатыгыз.
3. Мәктәптәге уңышлар күп яктан укучының үз эш урынын оештыра белүеннән тора. Сез бу күңелсез эшне мавыктыргыч итә аласыз. Гаиләдә алдан ук баланың эш урынын әзерләгез: аның үз эш өстәле, үз ручкалары һәм карандашлары... Барысы өлкәннәрнеке кебек, әмма – баланың шәхси милке! Тәртип өчен җаваплылык та шәхси, чөнки өлкәннәрдә шулай бит. Аның белән мәктәп турында, яшьтәшләре, укытучы турында сөйләшегез. Бала сораган һәр нәрсәне аңлатыгыз.
4. Мәктәпкә кергәч, баланың тормышында сездән дә абруйлырак кеше пәйда була. Бу– укытучы. Беренче сыйныф укучысының үз педагогы турында фикерен хөрмәт итегез. Укытучыга һәм гомумән мәктәпкә хөрмәт тәрбияләгез. Бала янында мәктәп, башка балаларның әти-әниләре турында начар яктан сөйләмәгез, укытучыларны тәнкыйтьләмәгез.
5. Әти-әни билгеле бер мәктәпне сайлап, баласын укырга бирә икән, димәк, ул аның кагыйдәләрен, андагы тәртипне дә кабул итә дигән сүз. Шуңа да, бала укыган сыйныф һәм мәктәп тормышында, ата-аналар җыелышларында катнашыгыз. Мәктәп, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашасыз икән, бала моңа бик нык сөенәчәк.
6. Беренче сыйныф укучысы белән бергә көн тәртибен төзегез, аның үтәлешен күзәтегез. Баланың тиешенчә ял итүенә, саф һавада йөрүенә һәм вакытында йокларга ятуына ирешегез. Йокысы туймаган, ял итмәгән бала укытучы сөйләгәнне тыңлый һәм аңлый алмый.
7. Балагызның мәктәптә барысы да шунда ук килеп чыкмаска мөмкин - бу табигый. Аның ялгышырга да хокукы бар. Ул, сезнең ачуланудан, тәнкыйтьләүдән куркып, ялгыш эшләрен яшереп калмасын иде.
8. Үз балагызны бар булганы белән яратыгыз! Мәктәп билгесе – белемнәр күрсәткече генә ул. Бала шәхесенә аның мөнәсәбәте юк. Балада югары үзбәяләү формалаштырыгыз. Аны өйдәге, мәктәптәге уңышлары өчен мактарга сәбәп табып торыгыз.
9. Балагызның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен объектив бәяләгез: аны башка балалар белән чагыштырмагыз, чит кеше алдында сүкмәгез. Барлык килеп туган аңлашылмаучанлыкларны аның үзе белән генә хәл итегез.
10. Әгәр дә сез баланың тәртибе, уку эшләре турында борчыласыз икән, укытучыга яки педагог-психологка киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз.
Уку – авыр һәм җаваплы хезмәт. Мәктәптә уку баланың тормышын тамырдан үзгәртсә дә, аны төрлелектән, уеннардан, шатлык-куанычлардан аермасын иде. Белем баланы акыллы итә, ләкин аны якын, яраткан кешеләре – гаиләсе белән чын күңелдән, дөрес итеп оештырылган аралашу гына бәхетле итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев