Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чәчегез коелып интектерә икән, әлеге масканы ясап карагыз

Кирәк булачак: 1 аш кашыгы суган согы, 1 аш кашыгы бал, 1 йомырка сарысы, 1-2 аш кашыгы әрекмән мае (репейное масло- рус.).

Барысын бергә кушабыз. Сыек масса килеп чыгачак. 
Аны чәч төпләренә сөртергә кирәк. Калганын чәчнең башка өлешләренә сылагыз. Чәч очларына өстәмә рәвештә май сылый аласыз.  
Масканы сөрткәннән соң душ кергәндә кия торган башлык киеп, башка сөлге чорнарга һәм 1 сәгать тотарга, аннан башны шампунь белән юарга кирәк. 
Беренче ике атнада атнага икешәр тапкыр, аннан атнага бер ясарга киңәш ителә. Курсны 2 ай дәвам итәргә. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев