Челтәрне сода агарта
Яңа ел алдыннан пәрдәләрегезне юып яңартасыгыз килсә - истә тотыгыз!
Тәрәзә челтәре саргая башласа, аны агарту авыр. Сезгә чәй содасы ярдәм итәр.1 чиләк кайнар суга ярты кап чәй содасы кушып, эрегәнче болгатырга. Челтәрне салып, берничә сәгать җебетергә.
Кайчак челтәрне тагын бер кат юу да таләп ителми, чайкап киптерергә эләсе генә кала. Бер кат кул белән яки кер машинасында гадәттәгечә юарга да ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев