Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

D витамины иммунитетны арттыра

Ул кайсы ризыкларда күбрәк?

D витамины кандагы кальций, фосфор һәм магний дәрәҗәсен саклау өчен кирәк. Мондый гормон организмның күп процессларында, мәсәлән, калкансыман биз эшчәнлегендә, иммунитетны арттыруда һәм башкаларда катнаша.

D витамины дефициты барыннан да бигрәк өлкән яшьтәгеләрдә, яңа туган балаларда, авырлы хатын-кызларда һәм ашкайнату системасы бозылган пациентларда күзәтелә.

D витаминын ачык киемдә 11дән 15 сәгатькә кадәр кояш астында уздырып алырга мөмкин. Кояшта кызынганда ярты сәгать вакыт җитә. Әмма Россиядә яшәүчеләрнең болай витамин алу мөмкинлеге юк.

Витамины майлы сөләйман балыгында, скумбриядән, кетадан, шулай ук диңгез продуктларыннан алып була. Бу матдә  шулай ук йомырка сарысы, гөмбәдә, сөт продуктларында, соя сөтендә, әфлисун согында, диңгез кәбестәсендә, сыер бавырында бар.

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев