Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Һәр эшнең – үз вакыты: җәй башында бакчада ниләр эшләргә?

Җәй башында бакчачыларны соңга калмый башкарырга кирәкле күп кенә мөһим эшләр көтә. Җәй башында бакчачыларны соңга калмый башкарырга кирәкле күп кенә мөһим эшләр көтә.

Чәчәр вакыт

Хәзер кышка саклау өчен үстерелә торган чөгендерне чәчү, ә  майда утыртылганнарын араларын 5 см калдырып сирәкләр вакыт. Моннан тыш, кәбестәнең төрле соң өлгерә торган сортларын утыртыр чак та икәнен онытмагыз.  Ике атна аралыгы белән тиз өлгерә торган яшелчә культуралары: шпинат, салат, редис та чәчсәгез була.

Помидорны онытмагыз

Помидорны җентекләп карарга кирәк. Үги сабакларын вакытында өзү һәм бәйләү мөһим. Ике атна саен тирес яки кош тизәге эремәсе белән тукландырып, помидорга  фитофторага каршы көрәш чараларын куллана башлар вакыт.

Агач-куаклар да игътибар сорый

* Әгәр дә крыжовник, кура җиләге куакларының очларын кисеп өлгермәгән булсагыз, моны хәзер эшләргә була. Кара карлыганның ботакларында кышлаган талпаннардан да арынырга онытмагыз. Куак талпан белән бик каты зарарланган очракта аны кисеп яндыруыгыз хәерле.

* Җәйнең беренче аенда җимеш агачларын һәм куакларны тукландыру хакында онытмаска кирәк. Тукландыруны җимеш ярала башлауга башкарырга киңәш итәм. Аның өчен 1:2 өлеш исәбеннән тирес сыегы, 1: 8–10 өлеш сыер тизәгеннән ясалган ашлама (коровяк), 25–30 г  аммиак селитрасы яки мочевинаны болгатып сибү файдалы. Һәр җимеш бирә торган крыжовник, карлыган төбенә әлеге эремәне 10 л, ә кура җиләге төбенә һәр метр мәйданга 5 л сибәсе.

* Июнь аенда алма һәм грушага күгәрек чиреннән (парша), ә крыжовникка ончыл чыктан саклау өчен чаралар кулланабыз. Агачларны карап, андагы үрмәкүч ояларын, бөтерелгән яфракларын, бөҗәкләрнең йомыркаларын җыеп алырга кирәк.

Гөмбә авыруыннан сакла

Гөмбә авыруларыннан саклау максатыннан,  үсемлекләргә биологик фунгицидлар: Псевдобактерин-2, Ризопланга, бак катнашмасы (баковая смесь)  микроашламалары  (ГУМАТ+7 «Здоровый урожай»),  Азолен микроашламасын кушып сибәргә мөмкин.

Аючикерткәгә көн бетә

Бакчаны зарарлы бөҗәкләрдән саклау турында да онытмаска кирәк. Җәй башында аючикерткә активлаша.

  1. Корткычны кулга төшерү өчен, такта кисәкләреннән яшеренү урыны әзерләргә мөмкин, төнлә алар шуның астына җыелачаклар.
  2. Аючикерткә өчен тозак та ясарга мөмкин. Пыяла банканың авызына бал сөртеп, аны муеныннан җиргә күмәргә. Банка авызын 1–1,5 см чамасы ярык калырлык итеп такта кисәге белән ябарга. Тозакка эләккән аючикерткә аннан чыга алмаячак.
  3. Аючикерткә белән көрәшне тагын бер ысулы – теплица кырыйларында ком белән керосин кушып ясалган буразналар ясап чыксагыз, аларның эзләре дә булмаячак.

Кырмыска һәм башкалар

Бакчадагы башка күп төрле корткычларга каршы сабын белән көл төнәтмәсе сиптерергә онытмыйбыз. Кырмыскалардан котылу өчен, аларның иң күп тупланган урыннарына яңа кайнап чыккан су су сибегез.  Гөбләләрдән котылу өчен тәмәке, көл-сабын эремәсе, шулай ук «Златогласка»  һәм «Биостоп» препаратларын инструкциясендәгечә сибәргә мөмкин.

Чүп үлән – җәфа да, файда да

Бакчада чүп үләннәрдән арынуга аерым игътибар бирергә кирәк.

– аларны  тамыр системасын көчәйтеп өлгергәнче җыярга киңәш ителә;

– утаганнан соң, чүп үләнне түтәлдә калдырмаска, җыеп алырга;

– яңгырдан соң утау яхшырак, үләннәр тамырлары белән җиңелрәк чыгачак;

– чүп үләннәрне котырып үскәч түгел, даими рәвештә утауны гадәткә әйләндерү кирәк;

– мүлчә кулланыгыз, ул чүп үләннәре таралуга комчаулый;

– җирне яңа тирес белән ашларга тырышмагыз, анда хайваннар тукланган үләннәрнең орлыклары бик күп һәм алар бакчагызны басачак.

Ашлама

Чүп үләннәрнең зыяны гына түгел, файдасы да бар. Алардан төнәтмә ясап, ашлама буларак кулланырга мөмкин. Мондый сыек ашламаның өстенлеге шунда: алар үсемлекләр тарафыннан тиз үзләштерелә, туфракның ачылыгын киметә һәм  микроорганизмнарга баета. Шуны исегездән чыгармагыз: төнәтмә ясау өчен орлыгы өлгермәгән  чүп үләннәрне генә кулланырга ярый!

Ризык

Чүп үләннәрнең киң таралганнарыннан берсе кычытканны кулинариядә дә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, яшел щи пешергәндә кузгалак урынына кычыткан салырга була, Аны кайнар су белән пешекләп, салат һәм соусларга дө өстәргә мөмкин.

Тузганак – иң татлы чүп үләннәрнең берсе. Аннан гомере эченә бер генә булса да кайнатма ясап карамаган кеше юктыр. Аның яфрагын, курыкмыйча, салатларга кушарга була.

Бака яфрагында каротин, лимон һәм никотин кислотасы, фитонцидлар, дуплау матдәләре, C һәм  K витамины, орлыгында тозлар һәм аксымнар бар. Аны салат ясаганда кулланырга мөмкин.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/06/114238/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев