Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Июль аенда ниләр чәчәргә?

Гадәттә, июль аенда бездә бернәрсә дә чәчмиләр. Чәчәсе яшелчәләр яз көнне үк чәчелеп беткән була, июль аенда бары уңыш кына җыялар. Ләкин июль аенда яшелчәләрне чәчәргә ярамый дигән сүз түгел бу. Хәзер дә күп кенә яшелчәләрне чәчәргә була әле.

Июль ае кыяр, ташкабак чәчү өчен иң идеаль вакыт. Кыяр кабының артын әйләндереп укысагыз, аларның барысы да диярлек тиз өлгерешле. 35–40 көннән уңыш бирә башлый. Июль башында чәчсәгез, августның беренче атнасы узгач яшь кыяр өзеп ашарсыз. Гадәттә, яз көне чәчкән кыярлар август аена картая башлый. Хәзер чәчкәне аларга алмаш булыр. 

Кавын үстерәсегез килеп, яз көне өлгермәгән булсагыз, аны да хәзер чәчәргә мөмкин. Уйласагыз, 50–60 көннән әзер була торган тиз өлгерешле сортларны сайлагыз. Теплицага утыртырга булсагыз, уртача өлгерешле сортлар да җитешәчәк. 

Патиссон чәчәргә дә соң түгел. Мәсәлән, «Мумитроль» сортлысы аеруча тиз өлгерә. Август башында вак кына патиссоннар җыеп алачаксыз. Патиссонны нәкъ менә вак чагында җыярга кирәк тә, алар никадәр ваграк булса, шулкадәр тәмлерәк.

Консервация ясар өчен кишер чәчә аласыз. Аның 70 көннән өлгерә торган сортлары бар. Тизрәк тишелсен өчен кишер орлыгын 30 минут 50 градус эсселектәге суда яки 10 минут аракыда тотарга кирәк. Шулай итпе тышындагы эфир маеннан арындырсагыз, ул 3 көннән тишелеп чыга. Эре булып үсеп өлгерсен өчен, җәй чәчкән кишерне сирәкләү мәҗбүри. 

Чөгендер дә чәчәргә була. Бик тиз өлгерә торган «Египетская плоская» сорты бар. Гомумән, яссы чөгендернең теләсә кайсы сорты тиз өлгерешле. 

Кәбестәләрнең хәзер «йолдыз сәгате». Әвернә чәчәклеләр семьялыгына кергән культураларның күбесен чәчү өчен июль ае иң яхшы вакыт. Хәзер Пекин кәбестәсен туфракка турыдан-туры чәчәргә була. Тиз өлегершле чәчәк кәбестәләрне чәчә аласыз. Ләкин бары тик тиз өлгерешлене генә. Ул сентябрь аенда җитешәчәк. 

Шалкан, ачы торманы кыш куллану өчен гомер-гомергә июль уртасында чәчкәннәр.

Дайкон чәчәргә була. 

Салатлар чәчү өчен дә яхшы вакыт. Алар тиз җитешә. 

Күпьеллык суганнарны июль уртасына кадәр чәчеп өлгертә аласыз. 

Петрушка. Гадәттә ул яз көне озак тишелә, ләкин хәзер туфрак җылы, ул тиз чыгачак. 

Базилик. Иң мөһиме – туфракны яхшылап чылатырга, аннары түтәл өстен агроволокно белән каплап торырга. Базилик юеш туфракта гына яхшы тишелә, туфрак ярты көнгә генә кипсә дә, базилик начар тишеләчәк, моны истән чыгармагыз. 

Бүлмә гөлләрен хәзер чәчәргә кирәк. Мәсәлән, кыска буйлы эустома, колиус, пеларгония, бегония. 

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев