Июнь аенда нинди дару үләннәрен җыярга?
Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый.
Тигәнәк (репейник).
Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.
Сукыр кычыткан (пустырник).
Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар, аның өске өлешен генә өзегез.
Зәңгәр күкчәчәк (василек синий).
Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.
Юкә чәчәге (липа).
Салкын тию, гастрит, ашказаны чирләре белән көрәшкәндә файдалы. Иммунитетны күтәрә, кандагы алама холестеринны төшерә. Чәчәк аткан вакытында- өлгергәч кенә җыярга кирәк.
Сары мәтрүшкә (зверобой).
Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.
Миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная).
Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли. Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын җыярга кирәк.
Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой).
Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев