Иммунитетны ныгыта торган катнашма рецепты
Мең дә бер киңәш

Иммунитетны ныгыта торган катнашма рецепты

Көз, кыш айларында иммунитетны аеруча ныгытырга кирәк. Әлеге катнашманы чәйгә салып та эчәргә була.

Кирәк булачак: лимон, апельсин, имбирь тамыры, бал.

Лимон, апельсин, имбирь тамырын иттарткыч аша чыгарырга,  яки блендерда вакларга.

Әзер катнашмага бераз бал кушып (теләк буенча), кечкенә банкаларга салып, суыткычта саклыйбыз.

Йоклар алдыннан, 1 чәй калагы кабып яки чәйгә салып эчәбез. 

Туганайлар


Нет комментариев