Ювелир эшләнмәләрен чистарта беләсезме?
Мең дә бер киңәш

Ювелир эшләнмәләрен чистарта беләсезме?

Алтын-көмешләрне гади генә әйберләр белән 5-10 минутта ялтыратып була

Алтын-көмеш чылбыр, алка, йөзек, балдаклар озаграк чистартмый торсаң, үз төсен, матурлыгын югалта. Баксаң, аларны гади генә әйберләр белән 5-10 минутта ялтыратып була икән.

Моның өчен кечкенә генә савытка җылы суга кечкенә генә алюмин фольга кисәге, 1 аш кашыгы тоз, чәй содасы, табак- савыт юа торган сыекча салып, болгатырга һәм шул суга ювелир эшләнмәләрне салырга кирәк. Биш-ун минуттан соң алып, салкынча суда юасы һәм коры, йомшак чүпрәк белән корытасы. 

Хезмәт

 


Нет комментариев