Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Каен суының файдасын беләсезме?

Табигатьнең бу бүләгеннән файдаланып калырга онытмагыз!

Кар акрынлап эреп, җир өсте ачылгач, күпләр урманга юллана. Максатлары - каен суы җыю. Аның организмга файдасы күп булуын беләбез. Нинди матдәләргә бай соң ул?

Каен суының составы

Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына анда. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп, В төркеме витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша.
Шулай ук анда кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктоза каен суына әчкелтем-баллы тәм бирә. 10 грамм суда нибары 24 ккал бар. Аны диетик ризыкларда еш кулланалар.

Каен суының организмга тәэсире

*организмның саклану үзлеген ныгыта;

*азык үзләштерүне яхшырта;

*кан басымын нормага сала;
*кан әйләнешен тизләтә, канны чистарта;
*кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;
*стрессны, хроник аруны киметә;
*озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;

*йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;
*йөрәк эшчәнлеген ныгыта;
*онкологик авыруларга каршы торуны арттыра;
*бөерләрне, үт һәм сидек куыкларын, бавырны чистарта;
*холестеринны чыгара;
*ябыгырга булыша;
*яралар төзәлүгә ярдәм итә;
*тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.
Балалар организмына тәэсире
Балаларга каен суын эчерү файдага гына. Составы гомум ныгыту тәэсиренә ия. Ул организмны сезонлы авитаминоздан, вирус инфекцияләреннән саклый.
Кечкенә балалар төрле авыруларга тиз бирешүчән. Шуңа рационга каен суын кертергә кирәк. Баланы яңа продуктка аз-азлап эчереп күнектерегез. Яз җитү белән яшь ярымлык балаларга бирергә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев