Казыр, утыртыр, чәчәр вакыт җитте
Май – бакчачылар өчен иң җаваплы чор.
Башкарасы эшләр
Май башы – бакчада җыештыру чоры: барлык чүп-чар җыештырыла, тирә-як тәртипкә китерелә.
*Теплица, парникларны юарга мөмкин.
Мүлчәләү һәм ашламалау
*Бакчадагы туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.
*Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр диярлек бар.
*Май аенда төрле корткычлар һәм бакчада очрый торган чирләр белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, химикатлар кулланмагыз!
*Тәҗрибәле бакчачылар зарарсызландырыр өчен ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчица һәм башка төнәтмәләрен файдалана.
Чәчү һәм утырту
Май – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны утырту чоры
Кайбер бакчачылар, әле җир дымлы чакта дип, күпчелек яшелчә орлыкларын апрель ахырында ук чәчәргә ашыга. Шулай ук бәйрәмнәр чорында да утыртырга мөмкин.
Ләкин... май аенда салкыннарның кире әйләнеп кайтуы бар әле. Әнә шул салкыннар үткәннән соң гына барысын да туфракка чәчәргә мөмкин. Яшелчә культураларын якынча халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:
*Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утыртыла;
*Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;
*Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге утыртыла.
Май аенда помидор һәм башка үсентеләрне тәрбияләү дәвам итә. Шулай ук кыяр, карбыз, кавын орлыкларын үсенте өчен савытларга утырталар.
Май ахырында бакчага утыртылачак яшелчә үсентеләре өчен түтәл әзерләү вакыты җитә. Үсентеләрнең бер өлешен, салкыннар кабатланганда каплау мөмкинлеген булдырып, ай ахырына табан бакчага утырта башларга да була.
Агачлар һәм куаклар
“Алмагачлар – чәчәктә!” дигән җыр юлларын барыбыз да яратабыз. Ләкин бакчаларыбыз чәчәкләрдән торган ак болытларга күмелгәнче башта шактый эшләр башкарырга туры киләчәк әле.
Май башында ботакларны сирәкләү эшен тәмамларга кирәк. Шулай ук азотлы ашламалар да кертергә вакыт җитә. Ике тапкыр сиптерү киңәш ителә: беренчесе әле уянырга өлгермәгән бөреләргә һәм икенче – корткычлардан котылу өчен чәчәкләрнең алсу бутон фазасында.
Шулай ук агач һәм куаклар утыртасыгыз булса, бу эшне соңга калдырмагыз.
Майда көздән туфракка күмеп куелган виноградларны ачалар. Аларның ботакларын бераз гына күтәртеп, вакытлыча шпалерга бәйлиләр һәм кипкәннән соң 3 процентлы нитрофен белән эшкәртәләр. Әлеге препарат белән виноградларның төпләрен дә эшкәртегез. Моннан ары ботакларны шпалерның беренче тимерчыбыгына бәйлиләр.
Кура җиләгегез елның-елында зур уңыш биреп сөендерәме? Җәен уңыш аларны сындырмасын һәм җиргә имәсен өчен кура җиләк ботакларын бәйләп куялар. Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалер, җилпәзә һәм казык ысуллары.
*Шпалер ысулында (бу иң яхшысы исәпләнә) рәтләр буйлап урнаштырылган баганаларга ике-өч рәт тимерчыбык сузалар һәм шуларга кура җиләге сабакларын бәйләп куялар.
*Җилпәзә ысулын кулланыйм дисәгез, куакның ике ягына да 1,2-2 метр биеклектәге казыклар кагыгыз, аларның һәркайсына күрше булып үскән ике куак кура җиләгенең яртышарын бәйләп куегыз.
*Казык ысулында ботакларны куак уртасына диярлек җиргә кагып кертелгән казыкка бәйлиләр.
Бакча җиләге түтәлләрен ныклап эшкәртегез. Узган елдан калган, искергән, картайган, зарарланган, җимеш бирергә өлгергән ботакларны, тамыр җибәрергә өлгергән мыекларны, яфракларны җыеп алыгыз. Рәт араларын йомшартыгыз һәм ашлагыз. Туфракны йомшарту алдыннан мочевина (100 квадрат м җиргә 2,5-3 кг. күләмендә) яки аммиак селитрасы (100 квадрат м җиргә 3-4 кг.) кертергә киңәш ителә. Ашламаларны туфракка, рәт араларына кертәләр һәм черемә, торф, синтетик пленка белән мүлчәлиләр.
Теплицадагы эшләр
Әгәр дә сез теплицада яшелчә үстерәсез икән, май башында баклажан, борыч һәм томат үсентеләрен теплицага күчереп утыртырга мөмкин. Салкынайткан очракта утыртылган үсентеләрне сакларга кирәк. Моны төрле ысуллар белән эшләргә мөмкин: дугалар урнаштырыгыз һәм теплицадагы утыртмаларны спанбонд яки пленка белән каплагыз, төнгә куаклар арасына кайнар сулы шешәләр тезегез, теплицага яна торган күмер яки җылынган ташлар тутырылган чиләкләр куяррга да мөмкин. Утлар белән эшләгәндә саклану кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз.
Май – бакча җиләге утырту өчен менә дигән чор. Бу вакытта утыртылган үсентеләр җиңел үсеп китә һәм киләсе елга яхшы уңыш биреп сөендерәчәк.
Май аенда кырау төшүләр булып кына тора, шуңа да һава шартларының үзгәрүен күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, кырау төшәсе булса, төтенләү өчен учаклар ягарга мөмкин, бу җимеш агачларының чәчәкләрен суыктан саклаячак. Төтенләтүне бакча җиләге түтәлләрендә дә башкарырга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, язгы кыраулардан иң беренче чәчәкләр зыян күрә, ә алар – иң иртә һәм эре уңыш бирүчеләр.
Әгәр кичләр салкын тора икән, бакча җиләге түтәлләрен тыгыз кәгазь яки гәзитләр белән ябарга киңәш ителә.
Суганлылар
Язын суганчалы чәчәкләр иң тәүге чәчәкләр белән куандыра. Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барысының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.
Күпьеллыклар
Иртә чәчәк атучы күпьеллыклар – примула, медуница, бадан – беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һәм башкалар. Аларның берсе дә бакчачыдан артык күп игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торыгыз.
Үсемлекләр сәламәтлеге
Яз килү белән бакчаларыбызда төрле вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләр, шулай ук төрле корткычлар да активлаша.
Әгәр дә сез роза куакларында яки җимеш агачларында гөмбәчек авыруы билгеләрен күрәсез икән (яфракларда һәм сабакларында тутык таплары яки кара нокталар, яисә корып барган ботаклар) күрәсез икән, аларны махсус биологик контроль үткән препаратлар белән берничә тапкыр эшкәртегез.
Күпләр бакчага зур зыян салырга сәләтле әкәм-төкәмнәргә зарлана. Алар да язын уяналар һәм дымлы көннәрдә үзләрен бакчада аеруча яхшы хис итәләр. Котылу юлы: әкәм-төкәмнәр яраткан урыннарга иске плитка куярга киңәш ителә. Менә шулар астына кереп тулачаклар һәм аларны җыеп алып юк итәсе генә кала.
Лилия культураларына лилейник коңгызлары зыян салмаганмы икәнен гел тикшереп торыгыз. Зыянлаган лилейникларны шунда ук юк итәргә киңәш ителә. Бу максатка һәрчак натураль, экологик яктан зыянсыз көрәш чаралары кулланырга тырышыгыз.
Халык сынамышлары
*Әгәр тәүге май яңгыры суы белән чәч чылатсаң, чәчләр май үләне кебек тиз үсәчәк.
*Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар була. Аеруча салкын көннәр имән яфрак ярганда күзәтелә.
Бәрәңге утырту
Май – бәрәңге утырту вакыты. Өлгерү вакытына карап, аны төрле вакытта утырталар. Иртә сортлары – айның икенче атнасыннан, урта һәм соң сортлары – ахырына якынрак. Утыртуның төгәлрәк вакытын каеннан билгеләргә була: әгәр агач «чәчәк аткан» икән, димәк, туфрак бәрәңге шыту өчен кирәкле температурага – 6-8°С ка кадәр җылынган. Икенче икмәк тизрәк күтәрелсен өчен, бүлбеләрне утыртуга әзерләргә киңәш ителә. Моны төрле ысуллар белән: үсентеләр үстерү, яшелләндерү, үсеш стимуляторлары белән эшкәртү һәм башка юллар белән эшләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев