Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Көзге начар энергияне җыя икән

Һәр йортның үзенә хас кабатланмас энергетикасы була, ә өйдәге уңай яки кире мохитне кеше үзе тудыра.

Йортка начар энергия алып кайтырга кирәкми. Шуңа күрә өегезгә һәрвакыт яхшы кәеф белән кайтыгыз, барлык начар уйларыгызны урамда калдырыгыз, йорттагы күп нәрсәләр хуҗаларының начар уйларын тиз арада сеңдерә. Көзгене атнасына бер тапкыр булса да салкын су белән юып торырга кирәк.

Көзгедән башка, мендәрләр дә үзләренә «яманлыкны» җыючы булып тора. Шуңа күрә мендәргә капланып еламагыз. Күз яшьләрегезне кулъяулыкка сөртегез, аны шунда ук юып, үтекләп кую хәерле булыр. Өске һәм аяк киемнәрендә дә урамнан өйгә кире мәгълүмат ияреп кайта, шуңа да аяк киемен юып куегыз, ә өске киемегезне агач шкаф эченә элегез. Агач начар энергетиканы тотып кына калмый, шулай ук әйбергә уңаен сеңдерә.

Бүлмә гөлләре дә өйдәге мохиткә тәэсир итә. Япон чаганы, яран гөл, мүк, традесканция гөлләре сәламәтләндерү сәләтенә ия. Гөлләрдән тыш, йорттагы энергетиканы су яхшы сафландыра. Төнгелеккә стакан белән су утыртыгыз да, иртән аны тышка чыгарып түгегез.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев