Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыяр үрчетә беләсезме?

Күәм авылыннан Рафия Гатауллинадан өр-яңа киңәш.

Эшләгән хезмәтенә сокланып статуслардан Рафиянең чәчәкләрен, бакчаларын, кыяр-помидорларын күзәтеп бардык. Теплицада кыярлар иртә өлгерә, тозлыйсын тозлап, эресен турап эш итеп барабыз. Көзгә кергәндә яңадан яшь кыяр ашыйсы килә башлый. Рафиянең бер киңәшенә тап булдык. Сезнең белән дә уртаклашыйк әле.

«Теплицадагы кыярларның ян ботакларын сындырып барабыз, чөнки кайсы-берсе үсеп китә.  Болай эшләгәндә кыярлар тизрәк үсәләр. Үсеп киткән ян ботакларын сындырырга кызганыч бит, шуңа икенче гомер биреп карарга уйладым. Сындырган ботакларны чиләкле суга тыктым. Бер атна дигәндә ап-ак тамырлар чыгарып яшәреп киттеләр. Буш түтәлгә утыртып куйдым. Бик матур гына үсеп киттеләр, төшкән вак кыярлары да коелмады хәтта», – ди Рафия елмаеп.

Оста бакчачы статусына лаек син, уңышлар сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев