Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кышка ничек әзерләргә?

Суны сирәгрәк сибәргә кирәк.

Көз әкренләп кышка авыша. Глоксинияләрнең күбесе саргаеп, шиңеп, кибеп бара. Шулай булырга тиеш.

Суны сирәгрәк сибәргә кирәк. Яшел утыручыларын караңгы урынга алып куярга була. Әгәр гөлегезгә бер елдан артык икән, ул кыш чыга алачак.

Яшь гөл булса, яктыда утырсын, аны кышка йоклатырга иртә. Кибеп бетәргә мөмкиннәр, шуңа яфракларын кисмәгез, су сибәргә дә онытмагыз. Караңгы, салкынча урынга «йокларга» җибәрелгәннәренә исә 2-3 атнага бер су сибегез. Кемдер гөлне үсеп утырган савыты белән «йоклата».

Урын җитмәгәндә, бәрәңгесен казып алып, зип пакетта перлит йә вермикулит, йә сфагнум мүктә сакларга мөмкин. Бераз дымлы булсын. Үрә башлагач, элеккесенә караганда бераз зуррак савытка яңа грунт салып, яктыга алып куярга кирәк.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев