Кышын тавыклар йомырка салсын өчен нишләргә?
Мең дә бер киңәш

Кышын тавыклар йомырка салсын өчен нишләргә?

Акбурны азыкларына атнага 1-2 тапкыр кушам.

Кышын тавыклар йомырка салуны азайта. Тавыкларга чүпрә һәм акбур бирә башлау белән, йомырка салулары күзгә күренеп арта.

Кичтән 1 л суга 1 аш кашыгы чүпрә (корысын да, чиен дә биргәнем бар), аз гына шикәр комы кушып болгатам. Ул күперә. Бер чиләк тавык азыгына чүпрә һәм бер уч акбур кушам.

5-6 көн шулай өстәмә тукландырырга була, тавык йомырка сала башлый. Акбурны азыкларына атнага 1-2 тапкыр кушам.

Хезмәт


Нет комментариев