Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Март аенда бакча эшләре

Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе. Җирдә кар ятса да, яз җиткәне яхшы сизелә. Айның икенче яртысына да кердек. Көндезләрен кояш нуры астында кар күзгә күренеп кими бара.

Яшелчә

Бу айда күбебез төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында үстерү белән мәш килә. Иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен – март башында, соң өлгерешле сортларын 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә рассадаларын, шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. 

Чәчәк

Март ахырында астра һәм бәрхет гөлләренең орлыкларын утыртырга кирәк. Аларны 1,5 см тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз.
Мартта гладиолус, суган, георгиннарның бәрәңгеләрен тагын бер кат карап чыгу зарур. Чирле өлешләрен алырга кирәк. 
Чери башлаган суганнарны ташлагыз, ә үсә башлаганнарын яшел кыяк – язгы витаминнар алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1-2 атнадан сыйлана да башларсыз. Шулай ук яшел кыяк алу өчен сарымсакны да кулланырга мөмкин.

Агач-куаклар

Бу чорда җимеш агачларын һәм куакларны санитар кисү дә көтә. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз. Шулай ук карлыган куакларын тикшерегез. Әгәр кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итегез. Болай иткәндә, сез бөре талпаныннан котылырсыз.
Бакчаны корткычлардан һәм авырулардан саклауны яз көне үк кайгыртсагыз, үсемлекләр сәламәт булачак һәм мул уңыш бирәчәк. Бакчага табигый ашламалар гына кертергә тырышыгыз. Карлыган куакларын суган кабыгы төнәтмәсе (10 л суга 200 грамм) белән эшкәртегез.

Талпаннарга каршы канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе (10 л суга 50 грамм канлы үлән), ончыл чыкка каршы көл (1 л суга 1 стакан көл) кулланыгыз. Карлыган куагы чәчәк аткан вакытка кадәр шулай итеп эшкәртергә мөмкин. Сөякләрне, көнкүрештәге табигый чүпләрне, корыган ботак­ларны җыеп, барысын бергә ягыгыз. Барлыкка килгән көл белән үсемлекләрне дә, туфракны да ашларга була. 
Агачлар ботакларында калган корыган яфракларны, кипкән җимеш калдыкларын җыеп яндырыгыз. Аларда авыру барлыкка китерүчеләр булырга мөмкин.
Корыган, сынган һәм кәкре ботакларны кисеп алу да артык булмас. Кайрыдагы ярыклар, буразначыкларны тикшереп чыгыгыз. Яшеренгән корткычларны җыеп юк итегез.
Әгәр дә агачларыгызда лишайниклар күп икән, аларны тимер купоросының 7-10 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә (100 грамм суга 1 чәй кашыгы). Кәүсәләрне пумала белән дә, сиптереп тә эшкәртергә була. Өч көн үтүгә, лишайник­лар агачтан үзләре коелып төшәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев