Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Начар кәефтән котылу өчен 10 киңәш

Барыбыз да вакыт-вакыт начар кәефтән интегәбез. Кайвакыт моның сәбәбен беләбез, ә кайвакытта бөтенләй бер сәбәпсез дә күңелсезләнәбез. Шулай да әлеге хәлне җиңү өчен кайбер алымнар бар.

Ашау һәм спорт

Хәтта бер кисәк шоколад да кәефегезне тулысынча үзгәртергә мөмкин. Әмма бу – кәеф начар булганда комсызланып шоколад кына ашап ятарга кирәк, дигән сүз түгел. Әмма хәзерге минутта күңелегез теләгән ризык белән хушлану – бер дә җинаять түгел. Ә артык калорияләрдән спорт күнегүләре ясап котылырга була. Мондый күнегүләр гәүдәгезне тәртипкә китерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә эндорфиннар – ягъни «шатлык гормоннары» да бүлеп чыгара. Тегесе дә, монысы да кәефне күтәрә. Хәтта бер-ике сәгать урамда саф һавада йөреп керү дә күпне үзгәртә ала. Урамга чыгарга иренеп ятмагыз, бу бигрәк тә кояшлы көндә файдалы.

Берәр иҗади эш белән шөгыльләнегез

Иҗади шөгыльләр кәефне күтәрергә сәләтле. Рәсем ясау, музыка, язу – барысы да ярдәм итә ала. Һәм бу эшләрне нинди дәрәҗәдә белүегез дә әллә ни мөһим түгел. Хәтта бөтенләй эшли белмәсәгез дә, өйрәнергә тырышып карагыз. Тырышлыкларыгыз бушка булмас!

Елмаегыз

Менә хәзер үк елмаегыз әле. Хәтта сезгә бик начар булса да, көчәнеп булса да елмаегыз. Елмаю белән яхшы кәеф арасындагы бәйләнеш бар: йөздәге мимика кәефне үзгәртергә сәләтле. Шуңа күрә, кәефегез төшкән мизгелдә, елмаю турында искә төшерегез.

Яхшылык эшләгез

Башка кеше өчен берәр яхшылык кылсагыз, үзегезне күпкә яхшырак хис итәрсез. Шуңа күрә әлегә үзегезне бәхетле итә алмыйсыз икән, башка берәр кешене бәхетле итеп карагыз. Зур яхшылыкмы, кечкенәме – мөһим түгел. Хәтта кечкенә генә адым да ләззәт китерә ала.

Музыка тыңлагыз

Һәр кеше төрле музыка ярата. Музыка – тылсымлы әйбер ул. Әмма күңелгә ятышлы көй тыңлау чыннан да ярдәм итә. Әгәр бераз ял итәргә һәм проблемаларыгыз турында онытып торырга теләсәгез, үзегез яраткан җырны кушыгыз да рәхәтләнеп тыңлагыз.

Ачуыгызны башкалардан алмагыз

Без барыбыз да – эгоистлар һәм беренче чиратта үзебез турында уйлыйбыз. Бу – нормаль хәл. Әмма кәеф начар булганда, башкаларның да кәефен бозмаска тырышып карагыз. Әгәр начар кәефегез аркасында менә-менә берәрсенә кычкырырга яки үпкәләтергә җыенганыгызны сизәсез икән, иң яхшысы – берни дәшмичә китегез һәм үзегез генә калыгыз. Соңрак үзеңә бу адым өчен рәхмәт әйтергә була.

Мизгелне тоеп калыгыз

Безнең башыбызга берәр бәйләнчек уй кереп урнашкан икән, безнең ми һаман шул турында уйлавын дәвам итә. Кәеф начар булганда болай эшләргә ярамый. Гел күңелсез уйлар гына уйлавыгызны сиздегезме? Кичекмәстән башка нәрсә турында уйлый башлагыз. Үзегезне жәлләүдән туктагыз. Ә иң яхшысы – игътибарны башка нәрсәгә җәлеп итәргә булыша торган эш белән шөгыльләнегез.

Дөрес итеп тын алыгыз

Берничә мәртәбә тирән сулыш алу чыннан да тынычланырга ярдәм итә. Моны медитациянең иң җиңел төре дип уйлагыз. Уңайлы итеп утырыгыз һәм берничә минут булса да берни турында да уйламагыз. Башта бу бераз авыррак булып тоелыр.

Сәбәпләрен эзләгез

Әгәр кәефегез бик сирәк начарлана икән, борчылыр урын юк. Әмма бу хәл еш күзәтелсә, моның сәбәпләрен эзләп карагыз. Тормышыгыздагы мөһим вакыйгаларны язып бару өчен көндәлек башларга була. Ә соңыннан шул хәлләрне анализлап, начар кәефегезнең сәбәпләрен дә ачыкларга мөмкин.

Проблеманы хәл итегез

Соңгы пункт – иң мөһиме. Әгәр кәефегез кырылуның сәбәбен тапкансыз икән, моны хәл итәргә кирәк. Әгәр бу – кеше икән, аның белән сөйләшегез. Әгәр нинди дә булса проблема икән, аны хәл итәргә тырышыгыз. Бөтен буш вакытыгызны һәм уйларыгызны моңа сарыф итәргә дигән сүз түгел, әмма бу проблемаларга «тамыр җибәрергә» ирек бирмәгез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев