Нинди авырулары булган кешеләргә алма ашарга ярамый?
Алмада бик күп күләмдә кислота булу аркасында, ул лайлалы тышчаны ярсытырга мөмкин.
Алма сәламәтлек өчен файдалы ризык булып санала, аның составында клетчатка һәм күп күләмдә витаминнар, минераллар бар. Әмма файдалы булуына да карамастан, алманы чама белән генә ашарга кирәк. Бу хакта диетолог Анжелика Дювальга сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«Көненә 2-3 алма ашау җитә, чөнки составында күп күләмдә кислоталар булу аркасында ул лайлалы тышчаны ярсытырга мөмкин», — диде табиб.
Моннан тыш, алма аппетитны да ача, бу җимешне ашаганнан соң, тагын берәр артык әйбер ашап кую ихтималы арта. Башка җиләк-җимешләр кебек үк алманы да көннең беренче яртысында — иртәнге ашта ашау хәерле.
Шулай ук тешләренең эмале сизгер булган кешеләргә дә алма ашаганда сак булырга кирәк.
«Теләсә нинди җиләк-җимеш яки җиләк ашаганнан соң, кислоталарның теш эмаленә тәэсирен киметү өчен авыз эчен җылымса су белән чайкатырга кирәк», — диде табиб.
Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда, бигрәктә тә бу авырулар кискенләшкән вакытта, алма ашамау хәерле.
Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә пешкән алма ашау яхшырак, чөнки аларны организм яхшырак, җиңелрәк кабул итә.
«Пешергәннән соң алмадагы күп кенә кислоталар юкка чыга», — дип аңлатты диетолог.
Диетолог алма һәм башка кислоталы ризыкларны ач карынга ашамаска киңәш итә. Аның сүзләренчә, ач карынга ашалган әче алма күңелне болгандырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев