Октябрь аенда бакча эшләре
Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, октябрь аенда соң өлгерә торган алма һәм груша сортларын җыялар.
Алар озак саклансын өчен, җыйганнан соң суытып, 5 градус җылылыктагы урында сакларга киңәш ителә. Алмаларны картон тартмаларда, полиэтилен капчыкларда, стеллажларда саклау хәерлерәк. Аска өлгереп җитмәгән уңышны куеп калдырыгыз, өстәрәк өлгереп җитешкәннәрне саклау дөресрәк булыр. Уңышын җыеп алгач, агачларның тирәягын, тамырларына зыян китермичә генә, казып, йомшартып чыгарга кирәк. Бакчагызда мүкле, лишайниклы агачлар булса, аларны эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 500 грамм 5 процентлы тимер купоросы кушып, эремә әзерләгез. Агачлардан коелган яфракларны җыеп, компост итеп кулланырга мөмкин.
Октябрьнең беренче ункөнлеге – сарымсак утырту өчен иң отышлы вакыт. Аны утыртасы түтәлне берничә атна алдан казып, черемә, суперфосфат, мочевина кебек ашламалар кертеп калдыру зарур. Көзнең нинди килүенә карап, җиргә су сибәргә кирәк. Ә быелгы көз дымлы туфраклы, су сипмәскә дә ярый. Сарымсакларны 6 – 8 см тирәнлектәге буразналарга тезеп чыгалар. Утыртыр алдыннан аларны марганцовка эремәсендә тотып тору зарур. d Әлеге киңәшләребез интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев