Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Октябрь – бакчаны кышка әзерләү вакыты

Үсемлекләрнең салкын ел фасы­лын ничек кичерүе бакчаны кышка ничек әзерләвебезгә бәйле. Октябрьдә бакчада һәм яшелчә бакчасында баш­ка­рыласы төп эшләргә «Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы җитәк­чесе урынбасары Гүзәл ХӨСӘЕНОВА искәртә.

Октябрьдә бакчачының төп эшләренең берсе – җимеш агачлары һәм җиләк куаклары утырту, үсемлекләрне кышкы чорга әзерләү. Октябрь уртасына кадәр алма, груша, слива, карлыган, крыжовник, чия агачларын утыртырга мөмкин. Салкыннар башланыр алдыннан ботакларны капларга кирәк. Күчереп утыртканнар кышка кадәр ныгып өлгерерләр, ә кышын чыныгырлар. Яшь үсентеләр туңмасын өчен,  утыз яки кырык сантиметр биеклектә өяләр.
Әгәр октябрь башында кышкы сортлы алмалар, грушалар җыеп алынган булса, агачларны мул итеп сугаралар, һәрберсенә өч-дүрт чиләк су коялар. Ә карлыганны, крыжовникны, җир җиләген кайнар су белән сиптерергә мөмкин – бу үсемлекләргә салкыннарга каршы торырга ярдәм итәчәк.
Агачлар һәм куаклар әйләнәсендәге җирне казып чыгу, фосфорлы ашламалар һәм тирес кертү мөһим. Куакларның нечкә тамырларына зыян китермәс өчен, аны вилка (көрәк түгел) белән казу яхшырак.
Яшелчә бакчасында җирне казып чыгаралар, көл, тирес, минераль ашламалар кертәләр. Казу тирәнлеге кимендә утыз сантиметр булырга тиеш. Бәрәңге, кәбестә, кишер утыртырга планлаштырган участокларга органик ашламалар – тирес, шулай ук фосфорлы-калийлы, мәсәлән, суперфосфат кертәләр. Мондый ашламалар әкрен таркала, шуңа күрә аларны көзге якта кертү яхшырак.
Яшелчәләр өчен әзерләнгән түтәлләрне пленка белән кап­лыйлар, киләсе елда кар эрегәч, алар тизрәк җылына.
Җиләк куакларын көзен салам, яисә, тирес белән капларга кирәк – үсемлекләрнең салкын ел фасылын ничек кичерүе шуңа бәйле. Каплар алдыннан ботакларны җиргә бөгәләр. Виноградны кисәләр, өлгереп җитмәгән өлешен алалар. Үсентеләрне баганалардан ычкындыралар да траншеяларга салалар, егерме сантиметр тирес белән күмәләр, аннары – җир белән. Тирес урынына агач кырындысын кулланырга мөмкин. Башта виноградның хәлен тикшерергә кирәк: ул коры булырга тиеш, югыйсә үсентеләр һәлак булачак.
Кышлаган бөҗәк-корт­кычларны юк итү өчен, агачларны һәм куакларны тимер купоросының 3 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. 
Моны агачларда яфраклар булмаганда, ялангач килеш басып торганда эшләргә кирәк. Мондый эшкәртү агач кәүсәләрендәге лишайниктан да арынырга ярдәм итәчәк. Коелган яфракларда корткычлар һәм инфекцияләр булырга мөмкин – зарарланган яфракларны участоктан чыгарырга, яисә, күмәргә кирәк. Чис­та яфракларны, гадәттә, компост өеменә салалар яки кышка күпьеллык үсемлекләрне каплау өчен кулланалар.
Шулай ук түтәлләрдән үсемлек калдыкларын җыештырырга һәм туфракны зарарсызландырырга кирәк, нәтиҗәдә бөҗәк-корткычлар анда кыш чыкмаячак. Моның өчен триходермин (гриб споралары белән порошок, таблеткалар яки бөртекләр) яки метаризин (чыбыклы кортларга һәм май коңгызы личинкаларына каршы) нигезендәге биологик препаратлар кулланыла. Препаратларны кулланганнан соң, алар җиргә керсен өчен, участокны казырга кирәк (яки тырма белән берничә тапкыр йөрергә, ул туфрак өслегендә калмасын һәм препаратлардан эффект булсын өчен).
Агачларны кимерүчеләрдән һәм куяннардан саклар өчен,  агачларны бәйләргә кирәк. Моның өчен шикәр һәм бәрәңгедән калган капчыкларны кулланырга, яисә, каплау материалларын сатып алырга мөмкин. Кәүсәне җирдән үк һәм мөмкин кадәр югарырак бәйләргә кирәк. Яшь агачларны тулысынча кап­ларга була. Кимерүчеләрдән агулы азыкны бакча периметры буенча, биналар – өй, мунча, сарайлар тирәсендә таратырга мөмкин. Азыкны дача сезонын ябар алдыннан ук урнаштыру иң яхшысы, аннары кимерүчеләрнең участокта күренмәү ихтималы бик югары булачак.
Көз уртасында суганчалы һәм төенле чәчәк атучы үсемлекләр игътибарга мохтаҗ. Георгиннарны, гладиолусларны казып алырга, тюльпаннарны, гиацинтларны утыртырга вакыт. Үсемлекләрне катлаулы һәм органик ашламалар белән тук­ландырыгыз, аларга кышлау өчен көч кирәк. Ашламаларның су эремәсен ясарга һәм аны үсемлекләрнең тамырлары астына түгел, ә рәтләр буйлап канауларга салырга мөмкин.
Күпьеллык чәчәкләр өчен кышка ышыклар әзерләргә кирәк. Роза, гортензиядән чәчәктән соңгы бөреләрне, яфракларын алып ташлыйлар, ә куакларны салкыннар җиткәнче саклау пленкасы белән урыйлар. Чәчәкләрне туңып үлүдән декоратив куаклардан   коелып төшкән яфраклар катламы да сак­ларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев