Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Октябрь аенда нинди эшләр көтә

Октябрьнең берен-че декадасында бакча-ны казып алырга, язгы чәчүлекләргә ашлама салырга, җир җиләген кышлатуга әзерләргә кирәк.

Якынча октябрь урта­ сыннан туңдыру баш­лый. Бакчачыларга моңа  кадәр күп нәрсә эшләргә  өлгерергә кирәк – агач­ларны корткычлардан  эшкәртергә, кышка ви­ноградны яшерергә,  агач үсентеләре утыр­тырга, язга чөгендер  һәм кишер чәчәргә, тыч­чаннардан һәм башка  кимерүчеләрдән приман­калар салырга. Хәзер бу  һәм башка сезонлы эшләр  турында беренче көзге су­ыкларга кадәр башкарыр­га кирәк булган хезмәтләр хакында.

Агачларга һәм куак­ларга даими рәвештә 10 
октябрьгә кадәр су сибе­гез. Һәр агач өчен 3-4 
чиләк су сибәргә кирәк, эре куаклар өчен – шул кадәр үк, ә вак-төяк асты­на 1-2 чиләк.

Бакчадагы җирне яңа бакча сезонына әзер­
ләгез. Үсемлек калдык­ларын түтәлләрдән җы­еп алыгыз һәм туфракны зарарсызландыру үткә­регез, анда корткыч­
лар кышламасын өчен. Моның өчен биоло­гик препаратлар салы­гыз. Шуннан соң препа­рат җиргә эләксен өчен, участокны казыгыз. Әгәр 
казырга теләмәсәгез, берничә тапкыр тырма 
белән генә булса да узар­га кирәк, препаратлар туфрак өслегендә генә 
калмасын һәм нәтиҗә булсын өчен шулай эш­
ләнә.

Җирне ашлагыз. Биг­рәк тә киләсе елга бә­рәңге, кәбестә, кишер не кайда утыртачагыгызны беләсезме? Органик ашлама – тирес, шулай ук фосфор-калий, мәсәлән, суперфосфат кертергә дә мөмкин. Мондый ашлама­лар акрын таркала, шуңа  күрә аларны көздән кертү яхшырак.

Чәчәкләр һәм яшел өлгермәгән җиләк-җи­
мешләрне алдан, туң­дырганчы өзегез. Үсемлекләрне катлаулы һәм органик ашламалар белән тукландырыгыз, кышлау 
өчен көч булу кирәк.

 Көзге сарымсак утыртыгыз, әгәр дә сез моны сентябрь азагында эшләр­гә өлгермәгән булсагыз.
Агачлар һәм куаклар­ны 3 процентлы тимер 
купорос эремәсе белән эшкәртегез. Болай эшләү агач кайрысында кышлаучы корткыч бө­җәкләрдән котылу өчен менә дигән чара. Бу агач­лар инде ялангач, яф­раксыз басып торган­да эшләнә. Шулай ук бу эшкәртү агачтагы лишай­никтан да котылу өчен дә 
менә дигән чара булачак. Участоктан бөтен коелган яфракны җыеп алыгыз, 
чөнки анда да корткыч­лар һәм инфекцияләр 
булырга мөмкин. Зарар­ланган яфракны участок­тан алып чыгыгыз яки казыгыз, ә чиста яфра­кларны компостлы күчкә 
салыгыз яки кышка күпьеллык үсемлекләрне 
яшерү өчен файдаланы­гыз.

Язга петрушка, укроп, чөгендер, кишер чәчегез. Чәчкәндә орлык­ны гадәттәгедән 2-2, 5 тапкыр күбрәк алыгыз, чөнки кыш салкын һәм кар соң яуса, аларның бер өлеше тишелмәячәк. Түтәлләрне капларга кирэк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев