Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Помидорның чәчәге нигә катлы-катлы?

Кайбер помидорның чәчәге катлы. Болар кысыр чәчәкме, нилектән шулай була?

Бу күренеш — «фасциация» дип атала. Ул чир билгесе түгел. Сәбәбе — үсенте чәчәк атканда тәрбиянең яки һава торышының тиешенчә булмавы. Шулай ук азотлы ашламаларны чамасыз кертү дә сәбәп була ала. Мондый чәчәкләрдән җимшәннәр барлыкка килә, әмма аның помидоры гарип булачак.

Гадәттә, гигант помидорлар шундый чәчәктән үсә, чөнки анда берничә җимшән бергә ябыша. Бу күренешнең бер кимчелеге бар — помидор озак үсә, шуның белән үсентенең үсешен тоткарлый. Шуңа бакчачылар мондый чәчәкләрне өзә.

Помидорга көл файдалы. Көлдә азоттан кала үсемлекләр өчен кирәкле төп микроэлементларның барысы да бар. Чәчәк атканда томатны көл белән тукландырыгыз. 

10 л җылы суга 2 стакан көл салып, 5 сәгать тотарга һәм помидорга сибәргә була. 10-12 көннән кабатлый аласыз.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев