Розаны кышка каплар вакыт җитә
Мең дә бер киңәш

Розаны кышка каплар вакыт җитә

Моны бик иртә эшләү дә, соңга калу да ярамый.

Әлегә тотрыклы җылылык саклана, үсемлекләр вегетацияне дәвам итәләр. Ә ябып куйсак, эчтә дым җыелачак. Шуңа күрә башта үсемлекләргә табигый чыныгу үтү кирәк, әлбәттә, бу очракта актив үсешнең тәмамлануын күзәтү сорала һәм беренче кыраулар көтелә.
Бу эшне коры һава торышында башкарыгыз. Туфрак та, үсемлек тә юеш булырга тиеш түгел, ә фаразлар буенча инде озак вакытка җылы көннәр кабат кайту көтелмәскә тиеш. Әлбәттә, үсемлекнең сорты, яше, участокның дымлылыгы, җил һәм кыш көне мул кар булу да мөһим.
Бездә октябрь ахыры-ноябрь башы беренче кыраулар, туфракның өске катламы суыну, тотрыклы җылылык булмау белән характерлана. Димәк, розаны шушы чорда кышка ябып кую кирәк.
Монда шуңа игътибар итегез: ябу вакытын һәм ябу материалын белеп сайларга кирәк. Елына карап һава торышы дымлырак һәм үзгәрүчән булган саен, материал да һава үткәрүчәнрәк булырга һәм җилләтү мөмкинлеген күбрәк тәэмин итәргә тиеш. РБашта куаклар астыннан коелган яфракларны һәм үсемлек калдыкларын җыю кирәк, коры, авыру һәм зарарланган үсентеләрне алып ташлагыз. Әгәр авыру билгеләре бар икән, эшкәртүне проблеманы төгәл ачыклаганнан соң һәм рөхсәт ителгән чараның инструкциясе буенча гына үткәрегез.
Розаны кышкы чорга әзерләү ысулы аның формасына да бәйле. Әйтик, куаклы розаларга санитар кисү үткәрәләр һәм кирәк булганда ботакларын каркас астына иркен сыярлык итеп кыс­карталар. Ә менә үрмәле розаларның, башта, терәкләрен алалар һәм акрынлап бөгәләр. Мондый розаны салкыннар алдыннан бөгеп яткырырга тырышу ботакларның сынуына китерергә мөмкин. Штамблы розаларга килсәк, аларны алдан ук авыштыра башлыйлар. Ябалдашы һәм прививка ясату урыны аерым игътибар таләп итә: алар сакланган урын эчендә урнашырга тиеш.
Тамыр яны зонасын чистартыгыз.

Нет комментариев