Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сәдака итеп нәрсә өләшергә?

Элек сәдака итеп акча өләшә идек. Хәзер ниләр генә уйлап тапмыйлар: сөлге, китап, савыт-саба, сабын һәм башкалар. Сәдака итеп нәрсә өләшсәң яхшы?

“Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Гадәттә, дини мәҗлесләрдә сәдака итеп акча, ризык, тукыма әйберләр тараталар. Әйтик, дисбе, лимон, кулъяулык, намазга өйрәтә торган китап һәм башкалар.

Боларның барысын да хәер-сәдака яки бүләк нияте белән тарату рөхсәт ителә һәм тараткан кешегә аның өчен әҗер-савап була. Кайсы хәерлерәк, дигәнгә төгәл җавап биреп булмый. Сәдаканың иң хәерлесе — кешегә файда китерә торганы. Иң мөһиме — сәдака итеп бирелгән нәрсәне көндәлек тормышта куллану. Ул исламда мөселманнар өчен рөхсәт ителгән, хәләл булырга тиеш.

Ирек Мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев