Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сәламәт булыйм дисәң

Салкыннарда бит һәм кул тиресен тәрбияләү буенча киңәшләр.

Һава торышының алышынуы тиренең корылыгына һәм кытыршылануына китерә

Һава торышы алышынуга бит һәм кул тиресе үзенең табигый дымлылыгын югалта. Ә бу исә тиренең корылыгына һәм кытыршылануына китерә.

Моны булдырмый калу өчен түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез:

–  Кул һәм бит тиресен һәрдаим дымландырып тору мөһим. Моның өчен сезнең тире тибына туры килә торган кремнар сайлагыз. Ванна яки душ кергәннән соң бит, кул һәм тән тиресенә крем сыларга онытмагыз.

–  Салкыннарда тирене һәрвакыт чистартып торырга кирәк. Моның өчен йомшак һәм нәфис кремнар кулану зарур. Шулай ук үлгән күзәнәкләрдән арындыру һәм тирегә суларга ярдәм итү өчен пилинг куллану да уңай нәтиҗә бирә.

– Дөрес туклану, тән тиресен ныгыту һәм аның эластиклыгын арттыру өчен А, С һәм Е витаминнарын куллану яхшы. Алар тән тиресен сәламәт хәлдә тотарга һәм аның ялкынсынуын булдырмаска ярдәм итә.

– Бер тәүлеккә су эчүне 1,5-2 литрдан да киметмәү зарур. Бу тиренең дымлану дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә.

– Көзге-кышкы чорда майлы һәм борычлы ризыклар ашаудан тыелып торырга, каһвә эчүне киметергә кирәк.

Әгерҗе хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев