Бу хакта белә идегезме?
Иске Өҗем авылында газетага яздырып йөргәндә бер күренешкә тап булдык. Журналист халкы кызыксынучан була инде. Капка төбендәге, ишек алдындагы матурлыкны күреп сокланып йөргән көнебез. Хатын-кыз чәчәккә мөкиббән китә инде, уртак сүз табылып тора.
Бакчадагы чисталыкка сокландык, иң кызыксындырганы сарымсак булды. Үсеп утырган сарымсакларның башлары бәйләнгән. Хуҗабикәдән сорагач: «Сарымсак эре булсын өчен шулай эшлибез, «стручок» барлыкка килешкә аны өзеп алабыз, аннары башларын бәйләп чыгабыз, сарымсакларыбыз бик эре була безнең», – диде. Сарымсакны бик кулланабыз без. Вируслы авыруларга каршы тору ягыннан сарымсак һәм суганның файдасы бик әйбәт. Сарымсак, чыннан да, бактериягә һәм вируска каршы үзенчәлекләргә ия, ул иммунитетны ныгыта.
Нет комментариев