Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сентябрь аенда бакча эшләре

Сентябрь аенда эшләр буенча гомуми киңәшләр – кышка ныклап җыештырырга вакыт бармы?

Сентябрь дәвамында бөтен уңышны тулысынча җыеп алырга кирәк, бигрәк тә грунтта булганнарын. Әгәр дә моны эшләмәгәндә, булган уңышны югалтырга мөмкинсез, чөнки кырау төшү куркынычы да бар. Кыяр, борыч яки ташкабак кебек җылылык яра­тучы аерым яшелчәләр хәтта температураның аз гына түбәнәюен дә кичерми. Өлгермәгән борычларны һәм баклажаннарны теплицалардан алыгыз, алар өй шартларында өлгереп җитә. Чөнки төнге һәм көндезге температура тирбәлешеннән бу культураларда бактериоз барлыкка килә башлый.
 Октябрьгә кадәр түтәлләрдә калган бердәнбер нәрсә – соң өлгерә торган сорт кәбестә. Сүз уңаенда, җәй бет­кәннән соң аны су сибүдән туктыйлар.
Көз көне яшел үләннәргә ни сибәргә? Хәзер бакчачылар арасында арыш, фацелия һәм горчица аеруча популяр. Әле тагын, чөнки алар караучысыз, тиз арада яшел массаны үстерәләр, бакчадан чүп үләннәрен кысрыклыйлар, уңдырышлылыкны арттыралар.
 Нәкъ менә сентябрь аенда киләсе елда югары уңыш алуга юнәлтелгән чаралар башлана да инде. Беренче чиратта бу – куаклар һәм агачларны салкыннарга әзерләү. Әмма башта соңгы сортларны авыр йөктән арындырырга кирәк. 
Чүп үләннәрен киләсе сезонга киметү өчен нәрсә эшләргә була?
Бакчачылар җәй һәм яз буе чүп үләннәренә каршы көрәш алып бара, ә көзгә тынычлана. Чүп үләннәре кими бара, бакчачылар да чүп үткәрү белән шөгыльләнүдән туктый.
Тик калган экзем­плярларның күп орлык бирәчәген аң­ларга кирәк, һәм яңа сезонда алар белән шу­лай ук интен­сив рәвештә көрә­шер­гә туры киләчәк. Шуңа күрә көзге айларда чүп үләннәрен җен­тек­ләп юк итәргә кирәк, аларга орлык бул­дырырга мөмкинлек бирмәгез.
 Чабылган үләнне һәм коелган яфракларны кая куярга?
Иң экономияле һәм экологик карар – компост булдыру. «Перепревший компост»  ашлама буларак алдагы сезоннарда, бик яхшы йогынты ясый.
Җыелган яфракларны шулай ук кышкы суыклардан саклау өчен кулланырга мөмкин. 
Сентябрь аенда нинди ашламалар кертергә яки октябрьгә кадәр көтәргә?
Көзге эшләр  һичшиксез, үз эченә ашлама кертүне һәм төрле тукландыруны ала. Көзен фосфор һәм калийның югары булуы таләп ителә. Бу макроэлементлар агачның яхшы өлгерүенә, кышлату һәм яхшы язгы стартка кирәкле матдәләр туплауга ярдәм итә, тамырлар үсешенә һәм киләчәк уңыш формалаштыруга уңай йогынты ясый, үсемлекләрнең кайбер авыруларга бирешмәүчәнлеген арттыра. Шулай ук алар җиләк-җимешләрнең тәм сыйфатын яхшырту өчен файдалы.
Ә менә көз көне азотлы ашламаларны юкка чыгарырга кирәк. Чөнки алар үсентеләрнең үз вакытында үсүенә һәм агач барлыкка килүне кыенлаштыра. Нәтиҗәдә, салкыннарга әзерләнмичә, агачлар һәм куаклар, хәтта кечкенә генә суыклар белән дә зарарлана.
Агач кәүсәләрен көздән агартып калдырырга кирәк.
 Моның өчен иң яхшы вакыт – сентябрьнең соңгы кояшлы көннәре. Бу матурлык өчен түгел, ә агач кайрысын салкыннардан, кояшта пешүдән саклау һәм кайры астында кышлаучы корткычларны юк итү өчен эшләнә.
Кышка күпьеллык чәчәкләрне әзерләү
Соңга кадәр үсә торган күпьеллык чәчәкләрне – дельфиниум, розалар, рододендроннарны кисегез. Аларның сабаклары 10 см озынлыкта гына калдырыла. Монда гортензия чәчәге генә искәрмә була – аларның чәчәкләрен генә кисәргә кирәк. Дәлиянең (георгинның) һәм бакча гөленең (гладиолусның) суганнарын казып алыгыз. Моны соңгы чәчәкләр атып беткәннән соң бер ай чамасы вакыт узгач эшләргә кирәк, шулай эшләгәндә, чәчәкләрнең җир астындагы суганнары сабактан туклыклы матдәләр туплап калырга өлгерәләр, бу аларга кышны уңышлы чыгарга ярдәм итә.
Җирләр туңа башлаганчыга кадәр агачларга һәм куакларга даими рәвештә су сибәргә кирәк. Бу коры җәйдән һәм яңгырсыз көздән соң үсемлекләр сусыз калмасын өчен кирәк. Су сибүгә бигрәк тә яшь үсентеләр мохтаҗ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев