Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Сентябрь аенда бакчада нәрсәләр эшләргә?

«Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова көзнең беренче аенда бакчада нинди эшләр көткәнлеге турында сөйли.

Бакчачы өчен көз – уңыш җыю, аны саклауга кую, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне эшкәртү, консервлау чоры. Шул ук вакытта бакча үсемлекләренә дә игътибар кирәк, чөнки җимеш агачлары, чәчәкләр, көзге культураларның ничек кышлавы бакчачының да тырышлыгыннан тора.

Сентябрьдә коры көннәрдә көзге сорт алма һәм грушаларны җыярга кирәк. Сортировкалаганнан соң инде картон тартмаларга яисә агач әрҗәләргә салырга һәм өстенә коры пычкы чүбе сибәргә киңәш ителә.

Уңышны җыеп алганнан соң, черек, бозылган җимешләрне һәм иске ботакларны бакчада калдырмау хәерле. Агачларда һәм куакларда бер генә алма да, бер генә груша да яки җиләк тә калырга тиеш түгел, югыйсә калган җимешләр зарарлы бөҗәкләрнең һәм үсемлек авыруларының таралуына сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук иске яфраклардан да арыну мөһим, югыйсә аларда бакча корткычлары кышлавы бар. 

Көзен башкарыла торган тагын бер эш – ашлама кертү. Туклыклы матдәләрне төрле вакытта төрле күләмдә кертү зарур. Көз көне аларда фосфор һәм калийның күп булуы таләп ителә. Бу кышны уңышлы чыгу һәм авыруларга тотрыклылыгын арттыру өчен кирәк.

Алмагачларны һәм грушаларны ашлатканда, һәр агачка биш килограммга кадәр органик ашлама кертәләр. Калий ашламалар 10 грамм җитә, суперфосфат – бер квадрат метрга 40 грамм. Минераль матдәләр кертү агачларга кышны кичерергә ярдәм итәчәк.

Карлыган белән крыжовник та көзге тукландыруга мохтаҗ. Моның өчен органик һәм минераль ашламалар кулланыла.
Әгәр дә куаклыклар арасын казырга кирәк икән, моны үсемлекләрнең тамырларына зыян китермичә генә эшләргә. Карлыган, крыжовникның яфраклары коелып беткәч, авырулардан һәм кышлаучы бөҗәкләрдән саклау өчен, 3 процентлы тимер купоросы белән эшкәртәләр: 10 литр суга 300 грамм. 

Тагын бер мөһим процедура – җимеш агачларын һәм куакларны 5 процентлы мочевина эремәсе белән эшкәртү. Аны әзерләү өчен 10 литр суга 500 грамм мочевина һәм 700 грамм хлорлы калий алалар. Тимер купоросы эремәсе белән эшкәрткәндәге кебек үк, бу да гөмбә авыруларыннан, корткыч бөҗәкләрнең кайбер төрләренең (мәсәлән, тлә, пәрәвез талпаннары) һөҗүменнән сакларга ярдәм итәчәк.

Ремонтант җиләк өчен 1:30 пропорциясендә су белән кош тизәге кушып әзерлиләр. Эремәгә бераз көл өстиләр. Бу туклыклы субстратны утыртылган куаклар буйлап урнашкан канауларга кертү яхшырак.

Сентябрьдә кояшлы көннәрдә агач кәүсәләрен агартырга, ә ай азагында корыган һәм иске ботакларны кисеп алырга була. Карлыганның киселгән ботакларын, ике бөресен калдырып, грунтка утыртырга була. 

Сентябрь ахырына таба сарымсак чәчү эшләре башлана. Сарымсак тырнакларын алты-сигез сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк. Өстән черемә салыгыз. Сарымсакны, тамыр системасын үстерергә өлгерсен өчен, салкыннарга кадәр утыртып бетерү мөһим, ләкин шул ук вакытта уҗым культурасына вакытыннан алда "уянырга" да бирмәскә – бик иртә утырту да ярамый. Эш сроклары туфрак температурасына бәйле: көзге сарымсакны температура +12 градус булганда утырту яхшы, ә суганга +5 градус та җитә.

Сентябрьнең соңгы көннәрендә әче туфракка яндырылган известь кертелә. Шул ук вакытта петрушка, салат, укроп, базилик түтәлләрен, яшеллек озаграк саклансын өчен, пленка белән каплыйлар. 

Шуны да истә тотарга кирәк: сентябрь ае дәвамында, кыраулардан зыян күрмәсен өчен, ачык грунттагы бөтен уңышны җыеп бару мәслихәт. Җылы яратучы яшелчәләр – кыяр, борыч һәм ташкабак бераз гына түбән температураны да кичермиләр һәм хәтта бер салкын төн эчендә дә бозылырга мөмкиннәр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев