«Җимеш бирүче үсентеләрне көзен тукландыру мөһим», - ди бакчачылар.
Җимеш бирүче үсентеләр көзгә арып, хәлсезләнә төшә, димәк, бу чорда аларны тукландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, юкса яфрак һәм яшь ботакларның үсешкә кузгалуы мөмкин. Ә менә калийлы һәм фосфорлылары белән сыйларга кирәк. Моның өчен бүген бакчачылар өчен кибетләрендә “көзге” минераль комплексларны сатып алырга мөмкин. Шулай ук көл, суперфосфат, “сернокислый” һәм хлорлы калий кулланырга кирәк.
Нет комментариев