Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сиринә Сафинаның яран гөлләрен үстерүгә киңәшләре

Яран — әрсез гөл, дисәләр дә, аны тәрбияләүнең дә үзенчәлекле яклары бар.

Күп кенә хуҗабикәләр тәрәзә төпләрен, йорт тирәсен чәчәкле матур гөлләр белән бизәргә ярата. Ватсап месенджерында чәчәк сатучылар төркеме барлыкка килгәч, гүзәллек яратучылар тагын да күбәеп киткәндер. Ләкин сатып алгач, аны дөрес итеп тәрбияли белмәсәң, купшы чәчәкләрен тиз генә күрермен, димә, гөлең шиңеп, акчаң җилгә очарга да мөмкин. Соңгы елларда яранның күп төрләре барлыкка килде. Яран — әрсез гөл, дисәләр дә, аны тәрбияләүнең дә үзенчәлекле яклары бар. Кукмарадан Сиринә Сафина әлеге төр яраннарны берничә ел үрчетә. Аның киңәшләрен сезгә дә җиткерәбез, газета укучыларыбыз. 

Күпләр яратып өлгергән тюльпансыман яраннар башкалардан үзләренең чәчәкләре белән аерылып тора: алар ачылмаган тюльпан чәчәкләрен хәтерләтә. Чәчәкләре генә түгел, яфраклары да бераз үзгә: алар бөтеркәләнеп өскәрәк җыелып тора, төсләре куе яшел, кайбер сортларының яфрак өслеге шома да була. Бу яраннарны үстерер өчен ниндидер аерым шартлар кирәк түгел. Якты тәрәзә төпләрендә купшы матур булып формалашалар, ләкин аларны туры кояш нурларыннан сакларга кирәк. 

Җәй көне балконда яисә бакчада да үстерергә мөмкин. Ләкин чүлмәгеннән алып, җиргә күчереп утыртырга киңәш итмәс идем. Савыты белән бергә ярымкүләгә урынга утырту яхшы, чөнки көз көне кире казып алып утыртканда үсемлеккә стресс була, һәм ул үләргә дә мөмкин. Урамнан, балконнан кире өйгә керткәндә корткыч бөҗәкләргә каршы препаратлар белән дә эшкәртергә онытмаска кирәк. 

Тюльпансыман яраннарны яз көне формалаштыралар. Моның өчен озынайган ботакларын кызганмыйча кисәргә кирәк. Бу очракта яңа бөреләр уяна, гөл матур, куе булып үсә. Куе булгач, чәчәкләре дә күп ата. 

Яраннар җиңел туфрак ярата. Туфракка бераз перлит өстәп утыртырга киңәш итәр идем. Туфракны үзебезчә ясарга да мөмкин. Өске катлам  нейтраль реакция белщн торф алып, шуңа 1:2 исәбеннән кибет туфрагы, перлит (вермикулит) кушып утыртырга мөмкин. 

Яраткан гөлләребез безне чәчәкләре белән сөендерсен өчен, аларны ашларга да онытмаска кирәк. Моның өчен яз башында, яфраклар актив үсә башлаган чорда, составында азот күбрәк булган ашламаны кулланырга киңәш итәм.

Ә инде чәчәк бөреләре барлыкка килә башлагач, составында фосфор һәм калий өстенлек иткән ашламалар сибәргә мөмкин. 

Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: хәзер интернет кибетләрдә тюльпансыман, розасыман яраннарның орлыкларын тәкъдим итәләр. Шуны исегездә тотыгыз: бу төр яраннар орлыктан үрчеми! Бары тик вегетатив (бу очракта яранның ботагы дип әйтик инде) ысул белән генә күбәйтеп була. 

Үрчетү өчен 5-10 сантиметр тирәсе сәламәт ботагын кисеп аласы, һәм кисеп алган урынга, төрле инфекция кермәсен өчен, төелгән күмер сибеп куясы. Үсентенең киселгән урынында согы кипсен өчен, бер-ике сәгатькә калдырып торасы. Туфракта тамырландырырга теләсәгез, кибеттән сатып алынганына 1:1 исәбеннән перлит кушып әзерләнгән савытка утыртып, якты урынга куясы. 

Суда тамырландырганда, кайнатып суытылган суга активлашкан күмернең ярты таблеткасын саласы. Һәм, әлбәттә, туры кояш нурлары төшми торган җиргә куясы.

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев