Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Суга лимон суы тамызыгыз

Табиб берничә киңәшкә игътибар итәргә куша.

Хатын-кызларга сәламәтлеген саклап калу өчен, иң беренче чиратта, дөрес тукланырга, йокы режимын бозмаска һәм стресслы ситуацияләрдән сакланырга кирәк. Бу хакта акушер-гинеколог Наталья Давыденко белдерә.

Һәр хатын-кыз баланслы диета тотарга тырышырга тиеш, аеруча күп җиләк-җимеш, яшелчәләр, майсыз аксымнар һәм тулы бөртекле ризыклар куллану бик мөһим. Ә артык күләмдә шикәрдән, тоздан, зарарлы майлардан, ярымфабрикатлардан сакланырга кирәк. Моннан тыш, менюда җитен, зәйтүн яки үсемлек мае булырга тиеш, алар эчәкне бик яхшы итеп чистарта, ди табиб.

«Иртән торгач та бер стакан җылы су эчегез, аңа берничә тамчы лимон суы яки бал өстәргә мөмкин. Көнгә 6-8 стакан су эчәргә тырышыгыз», — ди белгеч.
Аның сүзләре буенча, ит ризыклары белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, алардан баш тарту — атнага бер тапкыр гына булса да — йөрәк авырулары куркынычын 19 процентка кадәр киметергә мөмкин. Ә менә итне артык яратып ашау диабет, симерү һәм башка сәламәтлек проблемалары барлыкка килү куркынычын арттыра. Атнага бер көнне яңа өлгергән яшелчәләр, җиләк-җимеш, кузаклылар, бөртеклеләр һәм чикләвек белән туклану яхшырак, дип киңәш итә белгеч.

Сәламәт булу өчен көненә 30 минут булса да җәяү атлагыз. Бигрәк тә кичке аштан соң, атлап йөрүнең файдасы нәтиҗәлерәк булачак.

Кичке 10нан да калмыйча йокларга ятарга тырышыгыз. Йокы вакыты тәүлегенә 7-8 сәгать булырга тиеш. Даими төнге ял режимын булдырыгыз һәм аны бозмаска тырышыгыз. Югыйсә, йокысызлыктан хроник авырулар үзләрен искә төшерәчәк.

Табиб, шулай ук, хатын-кызга елына бер тапкыр булса да гинекологка күренергә киңәш итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев