Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Тәмле һәм файдалы бал турында берничә факт

Төнгә 1 чәй калагы бал — яхшы ял итү нигезе

Дуслар! Инде яңа аертылган бал ашый башладыгызмы? Балның файдасы да күп икән:

- ул энергия өсти: бал кабып куйсагыз, көч-куәт өстәлүен сизәрсез;

- йокыны яхшырта: балны табигый тынычландыру чарасы дип атыйлар. Ул мелатонин эшләп чыгаруга ярдәм итә. Төнгә 1 чәй калагы бал — яхшы ял итү нигезе. Бигрәк тә аны ромашка чәе белән эчсәң.

- майны яндыра: төнгелеккә капсагыз, майны яндыру механизмнары көчлерәк эшли икән, бу балның матдәләр алмашын тизләтүенә бәйле.

- бавырга булыша: бал (бигрәк тә кабак согы белән кушсагыз), токсиннарны чыгарырга булыша

- иммунитетны ныгыта: бигрәк тә сарымсак белән бергә кушсагыз. Сарымсакны вак кисәкләргә турагыз, аңа бал салыгыз. Төнгә 1 чәй калагы кабыгыз, ул иммунитетны стимуллаштыручы эффект күрсәтәчәк.

 Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев