Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Теплицадагы җирне фитофтордан эшкәртү ысуллары

Көзге суыклар башланганчы әлеге эшләрне башкарырга онытмагыз.

Биологик ысул. Туфракның фитофтора белән зарарлануы каты булганда, салкыннар килергә ике атна кала, казу вакытында җиргә «Байкал ЭМ-1», «Байкал ЭМ-5», «Фитоспорин», «Бактофит» препаратлары сибәләр.

Химик ысул. Салкыннар башланырга 1-2 атна кала туфракка 3% лы бордо сыекчасы эремәсе сиптерәләр. Шулай ук туфракны фитофторадан 4% лы бакыр хлорокисе эремәсе, 2% лы «Оксихома» эремәсе белән эшкәртергә мөмкин.

Температура. Бер генә коры участок та калдырмыйча, бөтен грунтка кайнап торган су сибәләр. Аннары аны пленка белән каплыйлар һәм ике тәүлеккә калдыралар.

Теплицадагы помидорлардагы фитофторларны булдырмас өчен, киңәш ителә:

  • Чәчү әйләнешен сакларга. Томатларны елдан-ел бер үк урында утыртсаң, туфракта фитофтора споралары җыелачак. Элекке урынына помидорны 4 елдан да иртәрәк утыртырга ярамый.
  • Яз көне теплицаны марганцовка, хлор известь эремәсе яисә биопрепаратлар белән эшкәртергә.
  •  Куе утыртмаска. Пасынкаларын һәм артык яфракларын кисеп алырга кирәк.
  • Суны иртән сибәргә. Көндез югары температура фитофтораны үрчетергә мөмкинлек бирмәячәк.
  • Теплицаны җилләтергә. Анда дымлы һава тормау мөһим — дымлы һава фитофтора үрчергә этәреш бирә.
  • Томатларны бәйләргә. Озын буйлы сортлар туфракка тиеп тормасын өчен бәйләргә кирәк, туфракта гөмбәчек споралары булырга мөмкин.
  • Туфракны мульчировать итәргә. Моның өчен пычкы чүбе, салам яки печән кулланырга була.

 Авыл хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев