Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мең дә бер киңәш

Хуш исле аш тәмләткеч үләннәр үстерәсезме?

Аларны чәчеп куярга әле дә соң түгел.

Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аш тәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аш тәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерүе тагын да күңеллерәк. Беренчедән, алар тирә-якка хуш ис тарата, икенчедән бакчага матурлык өсти. Алар өчен әллә ни күп урын да кирәкми, кечкенә түтәл дә җитә. Рәйхан (базилик), бәбрия (розмарин), майоран, чабыр үләне (тимьян, яки чабрец), иссез әрем (эстрагон), бөтнек (мята), мелисса, иссоп, мәтрүшкә кебек шифалы үләннәрнең орлыкларын турыга түтәлгә чәчеп тә, үсентеләр белән дә үстерергә мөмкин. Көннәр җылынгач, үсентеләрне түтәлгә чыгарып утыртсаң, иртә яздан көзгә кадәр яшел аш тәмләткечләр һәм дару үләннәре бакчаңда гөрләп үсә.
Кинзә (кориандр), укроп, петрушка, базилик, яшел салат — берьеллык үсемлекләр. Кинзә — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен икмәк пешергәндә кулланалар.
Майоран итле ризыкларны тәмләтер өчен дә, эссе көндә чәй кебек томалап пешереп эчәргә дә бик тәмле үлән. Аның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.
Иссез әрем (эстрагон) бик матур һәм файдалы үлән. Аның төнәтмәсе кан тамырларын ныгыта. Эстрагонның яшь бәбәкләрен салатка кушалар һәм аш тәмләткеч итеп тә кулланалар. Аның яфраклары итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Шулай ук хуҗабикәләр бу үлән яфракларын кыяр, помидор тозлаганда да кулланалар.
Чабыр үләне (тимьян, чабрец) — дару үләне буларак киң кулланыла. Нерв системасы какшаганда, салкын тигәндә, ашказан авырулары булганда бу үләннең файдасы тия. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы яисә бакча чабыр үләне яфракларын кулланалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев